Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Аз балалы гаиләләргә салым түләтергә җыеналар

Идея авторы фикеренчә, мондый чараларны кертү күпбалалы гаиләләрнең статусын үзгәртергә һәм күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Россиядә аз балыла гаиләләрне салым түләргә мәҗбүр итәләре ихтимал. Бу күпбалалыларга ярдәм итү максатын тота. Шундый тәкъдим белән Демограия, миграция һәм төбәк үсеше институты директоры Юрий Крупнов чыккан. Ул бу тәкъдимен Владимир Путинга юллаган. Бу хакта "Известия" яза.
Крупнов идеясе буенча, "Күпбалалы гаиләләр статусы турында"гы федераль закон концепциясенең проекты үз эченә бер төркем ярдәм чараларын ала. Шул исәптән, мондый чараларга бала тәрбияләү эшчәнлеген хезмәт стажына тиңләштерү, коммуникацияләр белән тәэмин ителгән җир кишәрлеге бирү һәм Россиядә аз балалыкка салым кертү (сәламәтлек ягыннан тайпылышлар булмый торып, баласызларга һәм бер балалыларга). Салым күләме әлегә билгеләнмәгән.
http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса