Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Аз ашау гомерне 20 елга озынайтырга мөмкин

Моны америка галимнәре тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр раслый.

Тәҗрибәләр геннары 60%ка кешенеке белән тәңгәл килгән күсе һәм дрозофил-чебеннәрдә куелга. MedikForum хәбәр иткәнчә, кимерүчеләрнең туклану күләмен 40%ка азайту аларның 30%ка озаграк яшәвенә китергән. Кеше гомере белән исәпләгәндә ул 20 ел дигән сүз.

Чебеннәрдә дә шул ук хәл кабатланган. Галимнәр фикеренчә, азык күләме һәм гомер озынлыгы бер-берсенә бәйле һәм бу барлык тереклеккә дә кагыла, шул исәптән кешеләргә дә. Галимнәр бик аз хәрәкәтләнгән хәзерге заман кешесенә ризык күп күләмдә кирәкмәве турында кисәтә.

"Российская газета"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса