Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Аюлар Татарстанга килгән [+ФОТО]

Якында гына алар җирле умарталыкка һөҗүм иткән.

Питрәч районының Шәле авылыннан 6 км читтәрәк урнашкан умарталык хуҗасы Илдус Галиуллин хәбәр иткәнчә, октябрә аенда гына да аюлар 15 ояның башын җиткән ди. Аның абыйсы, тагын бер хезмәттәше дә шулай ук зыян күргән.
Көрән аю 3-4 еллар элек кергәли башлаган, эрерәк ояларны урында, вагракларын читкә алып китеп ботарларга ярата икән җанвар. Бал яратучы җан иясе бал кортларын үтерүе белән куркыныч. Ул аларны салкынга куып чыгара, ә кортлар түбән температурада һәлак була.
Олы буын белән сөйләшеп (алар аюларның кеше исен сизсә, тавышын ишетсә умарталыкка якын килми дип бара) умартачылар бал кортлары янында радиоалгычларны калдырып китә, агач ботакларына калай бәйләп куя башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса