Аюлар һөҗүме ешайган, безгә килмәсләрме?
Быел имән чикләвеге уңмаган икән.
Шуңа да Башкортстанның Архангел районында көрән аюларның йорт хайваннары һәм умарталарга һөҗүме ешайган.
- Ике авылда аюлар сыерларга һөҗүм итте. Тагын берничә салада
хәйран гына умарта юк ителде, - ди Башкортстан Экология министрлыгының дәүләт инспекторы Юрий Кириллов.
Аның фикеренчә, аюларның авылларга килүе ризык җитмәүгә бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа