Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Аягы белән туа башлаган баланы табиблар кире "этеп керткән"

Ана әйтүенчә, табиблар аның туа башлаган кызын кире "этеп кертергә" маташкан, бала 100 % инвалид калган.

Башкаланың Хокук яклау үзәге хезмәткәрләре әйтүенчә, 2012 елда әлеге хатын-кызны ашыгыч ярдәм хезмәте бала тудыру йортына алып килә. Аны тикшергәннән соң табиблар ана карынындагы баланың аягы белән аска таба урнашуын җиткерә. Хатын-кыз кесарев кисеме операциясе ясауларын сорый, ләкин табиблар аңа үзе табачагын әйтә.

Әлеге ханым әйтүенчә, табиблар инде аягы белән дөньяга килә башлаган баланы башта кире этәргә маташа, шуннан соң гына кесарев кисеме ясый. Шуның аркасында бала күптөрле имгәнүләр белән туа - 100 % хезмәткә яраксыз инвалид дип табыла.

Тикшерүләр барышында шул ачыкланган: кесарев кисеме вакытында ясалса, кыз бала сау-сәламәт туган булыр иде. Казанда яшәүче әни кеше җиденче хастаханәдән 1 млн. сум әхлакый зыян кайтартуны сорап, судка мөрәҗәгать иткән, дип яза Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса