Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Авыр чакта теләктәшлек кирәк

Ватаныбыз иминлеген сакларга киткән сугышчыларга гуманитар ярдәм күрсәтү дәвам итә.

Шушы көннәрдә «Алга» батальоны 1234 нче полкта хезмәт итүче егетләребезгә чираттагы гумконвой илтеп тапшырылды.

Солдатларыбыз чираттагы тапкыр маскировка челтәрләре, гигиена кирәк-яраклары, азык-төлек, кием-салым, медикаментлар, поролон, мини-мичләр ясау өчен банкалар һәм башка күп кенә көнкүреш әйберләре белән тәэмин ителде. Шәһәр халкы белән беррәттән авыл кешеләре дә яклаучыларыбызга ярдәм итү эшенә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Авыл фидакарьләре махсус тартмаларга азык-төлек, үлән чәйләре, җылы киемнәр, юрган-одеяллар тутырып, исемле посылкалар ясыйлар һәм җае чыгу белән МХО зонасына озаталар. Туган җирләреннән җибәрелгән шушы күчтәнәчләр тынычлыкны саклаучы ир-егетләребезгә көч өстәсә иде, дип телиләр алар. 

«Ассоль» һәм «Мегасети» штабларында эшләүчеләр бүгенге көндә якташларыбызга гуманитар ярдәмне мөмкин кадәр тиз арада әзерләп җибәрү өчен волонтерлар җитмәве турында чаң сугалар. «Хәрбиләребез бүген бик күп әйберләр сорап мөрәҗәгать итәләр. Безнең рәтләргә кушылып эшләргә яки матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр булса, бик шат булыр идек. Җиңүне якынайту өчен бердәм булып тырышырга, егетләребезнең хәлен, көнкүреш тормышын җиңеләйтергә иде», - ди алар. «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабы дроннарга каршы тору детальләре җитештерү өчен токарьлар кирәклеге турында да хәбәр итә. Хәзерге вакытта штаб 25 нче армиягә гуманитар ярдәм туплый. Солдатлар хуҗалык әйберләре, медикаментлар, бозылмый торган азык-төлек һәм шуның белән беррәттән этләргә һәм песиләргә азык та сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Авыр чакта теләктәшлек аеруча кирәк. Кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышыйк. Берүк исән-имин килеш, җиңү белән туган якка әйләнеп кайтырга насыйп итсен егетләребезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса