Министрлар кабинетының "2014 елда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме турында"гы карары нигезендә быел Әлмәт районының авыл хуҗалыгы предприятиеләренә субсидияләр бирү тәртибе расланды.
Сатылган 1 литр (килограмм) сөткә товар җитештерүчеләрнең чыгымнарын өлешчә каплау өчен субсидия 2013 елның шул чоры белән чагыштырганда сөт җитештерүнең, сыерларның сөт бирүчәнлеген киметмәгәночракта, шулай ук беренче сортлы сөтнең майлылыгы кимендә 3,4%, аксымы 3%
булганда һәм һәр 100 сыердан кимендә 70 бозау алуны тәэмин итүчеләргә бирелә. Мәсәлән, 2014 елның беренче ике аенда районның түбәндәге хуҗалыклары субсидия алды.
Гыйнварда: "Урсалы», Токарликов исемендәге, «Ярыш», «АППАК»,
«Ташкичү», «Кичучат», «Васильевская», "Ново-Михайловка", "Актау".
Февральдә: « Урсалы», Токарликов исемендәге, «Ярыш», «АППАК»,
«Ташкичү», «Кичучат».
Үсемлекчелек тармагында субсидия алу шарты - җитештерүчеләрнең үз милкендә яки аренда алган чәчү мәйданнары булу.
Тиешле документлар пакеты вакытында тапшырылмаса, шулай ук хуҗалыкның финанс-икътисади хәле турында отчетлар булмаганда дәүләт ярдәме күрсәтү туктатып торыла.
Белешмәләр өчен телефон: 45-50-15