Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Август аенда метеорит яңгырын, ә ноябрьдә Исон кометасын күзәтергә мөмкин булачак

Август аенда Татарстанда гадәти булмаган күренеш - метеорит яңгырын күзәтергә, ә ноябрьдә гади күз белән Исон кометасын күрергә мөмкин булачак.

Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Казан федераль университетының Астрономия обсерваториясеннән хәбәр иткәннәр.
Метеорит яңгыры Җирнең комета койрыгы белән очрашуына бәйле икән. Гадәти булмаган яңгырны гади күз белән дөньяның теләсә кайсы почмагыннан күзәтергә мөмкин булачак. Бөтен күк буенча очып йөргән метеорлар 14 августтан соң аеруча ачык күренергә тиеш.
Ноябрь аенда шулай ук гади күз белән Кояшка таба очучы Исон дип аталган кометаны да күзәтә алачакбыз икән. 29 ноябрьдә ул Җиргә иң якын ноктада булыр дип көтелә. Аны хәтта көндез дә күреп булуы ихтимал, ди белгечләр. Шулай да, алар комета үзенең траекториясен үзгәртергә дә мөмкин, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан".

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250