Һава торышының кискен бозылуы көтелә
Бүген, 22 июнь кичендә, төнлә һәм иртәгә иртән республикада яшен, гарасат һәм боз явуы көтелә.
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Һава торышы үзгәргән вакытта җил көчәячәк, дип белдерә синоптиклар. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-20, урыны белән 24 метрга кадәр җитәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа