Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Һава шартларының бозылуы көтелә

23-27 апрельдә һава температурасының төшүе, һава шартларының бозылуы көтелә.

23 апрельдә республика циклонның җылы секторында булачак, көндез 16-21 градуска кадәр җылы була. Көньяк-көнбатыш җил, көндез - 15-18 м/с кадәр тизлек белән. Явым-төшем көтелми. Көн ахырында һәм кич салкын фронтның якынаюы белән төньяк районнарда бераз яңгыр явачак, урыны белән яшен булуы ихтимал.

24-25 апрельдә салкын һаваның үтеп керүе көтелә. Вакытлыча яңгыр, юеш кар явачак, кайбер районнарда бераз буран булуы ихтимал. Җил - төньяк-көнбатыш, 18 м/с кадәр тизлек белән. 24 апрельдә - 3 градус салкыннан алып 2 градуска кадәр җылы. 25 апрельдә аяз булганда - 6 градуска кадәр салкын, көндез - 3-8 градус җылы.
26 апрельдә шундый ук явым-төшемле салкын һава торышы сакланачак.
Башлангыч фараз буенча, 27 апрельдә явым-төшем булмый, температура фоны күтәрелә башлый, көндез 8-13 градус җылы була, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса