Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Артем Лукоянов эше судка җибәрелгән

24 яшьлек «Ак Барс» хоккей клубы уенчысы Артем Лукоянов һәм әлмәтле Максим Груздевка карата хокук сакчысына кул күтәрү факты буенча җинаять эше, тикшерүчеләр тарафыннан тиешле дәлилләр җыелып, судка җибәрелгән.

Гаепләрен алар тулысынча таныган.

Исегезгә төшерәбез, «Ак Барс» хоккей клубы уенчысы Артем Лукоянов Әлмәттә полиция хезмәткәренә тән җәрәхәтләре ясауда гаепләнелгән иде.

18 августта иртәнге берләр тирәсендә ведомствадан тыш сак бүлеге экипажы «Диамант» ресторанында урнаштырылган полиция чакыру төймәсенең эшли башлавы турында хәбәр ала. Соңрак шул билгеле бул: ресторанда ял итүчеләрнең берсе (ул А.Лукянов булып чыга) гауга чыгуга сәбәпче булган.

Каршылык килеп чыкмасын өчен полиция хезмәткәрләре хулиганны урамга чыгарырга озаталар.

Бу вакытта ресторан ишегеннән хоккеистның дусты да килеп чыга һәм полиция хезмәткәрләренең берсенә арткы яктан һөҗүм итә, аркасына яткырып буа башлый. Полиция хезмәткәрләре әлеге хулиганнарны туктатырга теләсәләр дә, тегеләре каршылык күрсәтә. Лукоянов полиция хезмәткәренә берничә тапкыр суга хәтта коралын да тартып алырга маташа. Полиция хезмәткәре һавага ике тапкыр аткач кына хулиганнар тынычлана һәм эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250