Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

“Артек”ка юллама 65 мең сум торачак

Иң танылган балалар курортына юллама быел якынча 65 мең сумга төшәчәк, дип хәбәр итә лагерь җитәкчелеге.

Билгеле булганча, коммерция нигезендә юлламаларның бары тик 5 % ын гына бирәчәкләр. Калган урыннар укуда, сәнгать һәм фән өлкәсендә зур казанышлар яулаган талантлы яшьләргә биреләчәк.

"Артек"ның генераль директоры Алексей Каспржак әйтүенчә, быел лагерьның инфраструктурасын киңәйтү өчен 5,7 миллиард сум акча тотачаклар. Беренче смена инде 26 апрельдә ачылачак. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса