Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Аракының һәр шешәсен исәпкә алачаклар

Татарстанда ЕГАИС системасы кертмәкчеләр. Бу нәрсәне аңлата?

Якын араларда аракы сатучыларга хәмер эчемлекләрен җитештерү һәм аларның әйләнеше күләмен исәпкә алу буенча бердәм дәүләт автоматлаштырылган системасы кысаларында эшләргә туры киләчәк.

Казанда үткән әлеге системаны тәкъдир итү киңәшмәсендә чыгыш ясаучылар сүзләренә караганда, һәр сатып алынган һәм сатылган шешәне ЕГАИС системасы аша үткәрүне узган елның җәендә Федераль законга кертелгән үзгәрешләр таләп итә икән.

2016 елның 1 гыйнварына аракыны күпләп сату оешмалары, ә 1 июльдән ваклап сатучылар әлеге система аша исәп ала башларга тиешләр. Авыл җирлекләрендә сәүдә итүчеләргә генә бу эшне 2017 елның июленә кадәр чигергәннәр.
Системага тоташу өчен программаны бүген үк бушлай сатып алырга һәм авралсыз эшли башларга була. 15 меңнән артык касса аппараты әлеге системага тоташтырылган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса