Аракы өчен сатучыны үтергән
32 яшьлек ир-ат ике маддә буенча гаепләнә.
Балтач районының азык-төлек кибетенә кергән исерек әлеге ир-ат узган елның 8 ноябрендә олы яшьтәге сатучыдан бурычка аракы бирүен таләп итә. Сатучы баш тарткач, ул прилавкадан кухня пычагын ала һәм сатучының сул ботына ике тапкыр кадый. Аракы һәм кассадан 9 мең сум акча алып тиз генә кибеттән чыгып китә. Сатучының кан күп югалтудан кибеттә үк гомере өзелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа