Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Антиквариат өчен җиде ел төрмә һәм бер млн сумга кадәр штраф

Бер кеше 2014 елның маенда чит илдән ялдан кайтканда үзе белән 1855 елда эшләнгән «Кольт» антиквар револьверын алып кайта.

Һәм, билгеле инде, Казан халыкара аэропортына килеп төшкәч, таможня контролен үткәндә аны табып алалар. Ул аны законсыз төстә Россиягә алып кергән булып санала.

Аңа карата «Контрабанда» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. «Кольт» утлы корал булып санала, өстәвенә мәдәни кыйммәт тә булып тора.

Хәзер әлеге антиквариат яратучының эше судта. Аңа җиде елга кадәр төрмә һәм бер млн сумга кадәр штраф яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса