Әлмәт таңнары

Ана кеше ике атна бер фатирда үлгән улы белән яшәгән [+ВИДЕО]

Ул аны йоклый дип уйлаган.

Казанда инсульт кичергән ана ике атна үлгән улы белән яшәгән. Күршеләре әйтүенчә, подъездда сәер ис тарала. Башта алар моны канализациягә сылтый, әмма соңрак иснең бер фатирдан чыгуына төшенә һәм хокук сакчыларына хәбәр итә. Фатирга килгән полиция 27 яшьлек егетнең үле гәүдәсенә тап була. Ә анасы аның үлгәнлеген сизмәвен әйтә.

- Башта сөйләштек, ә аннары ул йоклап китте, - ди хатын.

Аның сүзләренчә, улы берничә көн генә бүлмәсеннән чыкмаган. Судмедэкспертиза исә ике атна дип фаразлый. Егетнең группадашлары хатынның инсульт кичергәч, сөйләшүе начарлануын һәм хәтере югалуын әйтә. Шунысы да мәгълүм булган, ана кеше бер елдан артык фатирыннан чыкмаган, кирәкле әйберләрне бердәнбер улы сатып алган.

Реклама

Егетнең дуслары акча җыеп, аңа азык-төлек сатып алган. Әмма аның алга таба ничек яшәячәге томанлы: пенсия яше әле җитмәгән, ә инвалидлык бирелмәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: