Әлмәт таңнары

Ана капиталына кагылышлы ЯҢАЛЫК бар

Россиядә ана капиталы 2020 елда индексацияләнәчәк.

Россия премьер-министры Дмитрий Медведев сүзләренчә, Пенсия фонды казнасына ана капиталын түләү өчен акча билгеләнгән күләмдә каралган, аның күләме киләсе ике елда үзгәрмәячәк. Әмма 2020 елның 1 гыйнварыннан ул индексацияләнергә тиеш, дип аңлатма кертте Дмитрий Медведев хөкүмәт утырышында.

Россия Пенсия фонды үз бюджетына 2018-2019 елларга ана капиталына 2015 ел дәрәҗәсендә акча салган. 2020 елдан исә индексация инфляция дәрәҗәсендә карала.

Сүз уңаеннан: Россиядә 7 миллионнан артык хатын-кыз ана капиталын алган, 3,5 миллионы аны кулланган.

    ---
    Шәһри Казан
    № --- | 06.07.2017

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Реклама
    • 30 ноября 2017 в 10:40
      Безопасные и качественные дороги
    • 24 ноября 2017 в 23:20
      Государственные языки