Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ана хокукыннан ни өчен мәхрүм итә алалар?

Кибеткә чыкканда балаларны ялгызы калдырган өчен дә ана хокукыннан колак кагарга мөмкин икән.

Алабугада ике яшьлек малайның тәрәзәдән килеп төшүендә аның анасын гаепләделәр. Камыр алырга дип кенә чыгып киткән җиреннән ул чак кына баласын югалтмый. Гаилә эчкечеләр рәтендә йөргән, моңарчы да шундый очраклар белән полиция күзенә эләккән. Ә ул көнне ул баланы олыракларына калдырган булган. Уйнаган җиреннән бала 4 нче каттан тәрәзәдән килеп төшә.

Хәзер бу гаиләнең бөтен 4 баласын да социаль приютка урнаштырганнар. Эчкече анага ана хокукыннан мәхрүм ителү яный.

Бала, бәхеткә, исән, төрле имгәнүләр белән Казанда сырхауханәдә ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса