Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Алтыннарын алыр өчен, 32 яшьлек ир әбисенең каберен казыган

Яшел Үзәндә яшәүче 32 яшьлек ир-атка карата "Мәетләрне мәсхәрәләү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Тикшерү версиясе буенча, ир-ат Яшел Үзән зиратында 2003 елда җирләнгән ханым (хатынының әнисе) каберен казырга теләгән. Каберне ул алкоголь исереклелеге халәтендә балалар көрәге белән казырга уйлаган. Ир-ат шул рәвешле хатының әнисенең алтын эшләнмәләрен - бизәнү әйберләрен һәм алтын коронкаларын кулына төшермәкче булган. Мәкерле нияте барып чыкмый: аны күрүчеләр полициягә мөрәҗәгать итә. Ир-ат кулга алынган, аннан читкә чыкмавы турында кул куйдырылган.

http://intertat.ru/tt/component/k2/item/66037

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса