Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Алтын медальгә дәгъвалаган егет укытучысын килеп чыккан каршылык нәтиҗәсендә үтергән булырга мөмкин

Ике кешене атып үтергән, укучыларны тоткын ясаган 263нчы Мәскәү мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Сергей Гордеев әлеге гамәлне география укытучысы белән булган каршылык аркасында кылган булырга мөмкин, дигән фикер бар.

Сергей Гордеев бу явызлыкны география укытучысы аның белемен түбән бәяләве, бу гамәле белән үзенә алтын медаль алуга өмет калдырмавы аркасында кылган булырга мөмкин, дип яза newizv.ru. Сыйныфташының сүзләренә караганда Сергей сыйныфка кергәч тә, укытучының эченә ата, аның исәнме, юкмы икәнен сорый һәм кабат башына төзәп ата.

Егет соңгы арада беркем белән дә якыннан аралашмаган, каршылыкларга кермәгән. Үзен тыныч тоткан була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250