Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«Алтын дага» маршруты күрше район аша узарга мөмкин

Татарстанда көньяк-көнчыгыш төбәктә яшәүче халыкларның милли гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен, көнкүрешен күрсәтү, узганнары белән таныштыру максатыннан «Алтын дага» туристик маршрутын ачу планлаштырыла.

Әлеге программада республиканың 16 шәһәр һәм районы катнашачак дип көтелә. Эшче төркем бу көннәрдә Лениногорск районының Югары һәм Түбән Коран авыллары арасында урнашкан ат фермасында булып киткән. Хуҗалыкта 120 ат асрала, 3 кеше эшли. Хуҗа җәй көне кымыз җитештерә башларга һәм, билгеле инде, «Алтын дага» маршруты составына керергә хыяллана.
Туристлар монда килеп табигать почмагында ял итә, атта йөри алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса