Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Алты айлык чирле баласын калдырып киткән кыз табылган. Алай гынамы әле...

Чаллыда булган хәлне хәтерлисезме?

Өч балалы Чаллы хатыны кызганып сабый тоткан 25 яшьлек бер кызны өйләренә алып кайтып кундырган иде. Иртәнгә тегесе баласын калдырып акча эшләргә дип чыгып китте һәм шул китүеннән гаип булды. Ә бала В гепатиты белән авырый торган булып чыккан иде. Аны йогышлы авырулар хастаханәсенә салдылар. Ә хатынның үзенә бу хакта полициягә хәбәр итәргә туры килде.

Менә шул «күке» ана табылган бит. Ул Мәскәүгә үк киткән булган. Массакүләм мәгълүмат чараларында үзе турында укып, ул ата-ана вазифаларын үтәмәгән өчен җинаять җаваплылыгына тартырлар дип курыккан һәм йөгереп Чаллыга кайткан дисезме? Юк шул, Үзәк телевидениегә «Пусть говорят» тапшыруына барган. Аның версиясе башкача яңгырый: янәсе, ул өч балалы хатын белән килешеп, баланы аңа калдырып торган, ә тегесе үз вазифаларын үтәмәгән.

Шушы көннәрдә Оксана Горшунова Чаллыга кайтып, хастаханәгә барган. Тик аңа баланы бирерләрме? Чөнки аның яшәр урыны да, эше дә юк. Бу хакта «События» хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса