Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә язгы ташуны контрольдә тоту өчен җиде штаттан тыш пост оештырылды

Нефть башкаласында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ярдәмендә язгы ташу белән бәйле мәсьәләләрне контрольдә тоту максатыннан, җиде штаттан тыш су үлчәү посты оештырылды, дип хәбәр итте гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы Валерий Грезнев.

Ул ситуациянең контрольдә тотылуын әйтте.

 

«Дала Зәе елгасында су дәрәҗәсе кичәгедән 30 сантиметрга түбәнрәк, ул бүгенге көнгә бер метр утыз сантиметр тәшкил итә, язгы ташу ситуациясе махсус контроль астында, территорияләрне тикшереп торабыз», – дип аңлатма бирде җитәкче.  

 

Грезнев ташуның иң югары ноктасы артта калуын, ул пәнҗешәмбе һәм җомгага туры килүен әйтте. Бу чорда су дәрәҗәсенең максималь күтәрелеше теркәлгән һәм кар интенсив эрегәнен. 

 

«Карар нигезендә, җиде штаттан тыш пост булдырылган, һәркайсы көн саен 7.00 һәм 16.00 сәгатьләрдә сулыкларда су дәрәҗәсен тикшерә. Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә доклад килә һәм хәлне анализлыйлар. Барлык постлардан карның ни дәрәҗәдә тотылуы, су объектларының нинди хәлдә булуы турында мәгълүмат килә», – диде Валерий Грезнев. 

 

Шулай ук Валерий Грезнев су дәрәҗәсенең кискен күтәрелүе һәм хәлнең кискенләшүе көтелми, дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса