Мәчет имамы полициягә хәбәр иткән. Әмма ул күбрәк каракларны акылга килеп, кылганнарына үкенеп, урланганны кайтаруына ышана.
Аллаһыдан ничек курыкмаганнар: мәчеттән сәдакалар тартмасы урланган
6 февральгә каршы көндә Сокуры бистәсендәге "Юлчы" мәчетеннән сәдакалар җыелган тартма юкка чыккан. Бу хәл турында "Эфир-24" хәбәр итә.
Тартманың юкка чыгуын иртәнге намаз вакытында сакчы күрә. Җыелган акчаларны тартмадан инде ай буе алмаган булганнар, алар мәчетне тотуга юнәлдерергә ниятләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа