Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Алимент түләмәүчеләр “права”сыз калырга мөмкиннәр

Россиядә алимент түләүдән качып йөрүчеләрнең машина йөртү таныклыгын тартып ала башларга мөмкиннәр.

Таныклыксыз калдырудан тыш, җавапсыз бәндәләргә кредит бирүне дә чикләргә ниятлиләр.Әлеге тәкъдимне Россия Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты җитәкчесе Елена Мизулина керткән. Бу хактагы закон проекты да әзер икән инде. Мизулина сүзләренчә, мондый чикләүнең нәтиҗәсе, һичшиксез, булачак, аны кабул итәргә кирәк. "Әйе, бу - күрелмәгән хәл, әмма тәҗрибәдән күренгәнчә, аның уңай нәтиҗәсе булачак", - дип белдергән ул. Суд приставлары хезмәте вәкилләре дә йөртүче таныклыгын тартып алу уңай нәтиҗәгә китерер дип өметләнүләрен белдергән. Үз сүзләрен җөпләп, алар алимент түләмәүчеләргә чит илгә чыгуны тыю тәҗрибәсен мисалга китергән. 211 мең җавапсыз ата-ана, чит илгә юл ябылганнан соң, алиментларының бер өлешен генә булса да түләгән.
Бүген Россиядә аерылган гаиләдә яшәүче балаларның саны 3,2 миллионга тигез. Аларның бер миллионы гына алимент ала. Калганнарының дүрттән өчен исә хәерчелектән бер адым гына аерып тора икән. Алар тәрбияләнгән гаиләләренең уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булуы ачыкланган.
Алимент түләмәүчеләрнең машина йөртү таныклыгын тартып алу тәҗрибәсе Белоруссиядә кулланыла инде. Анда алименттан качучыларның гына түгел, ә штрафлар түләмичә бурыч арттырып йөрүчеләрнең дә "права"сын алалар. Статистика күрсәткәнчә, Белоруссиядә җәзаланганнарның 41 проценты шундук әҗәтләрен түли икән, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан".

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250