Әлмәт таңнары

Алга таба ничек яшәргә: хатыны баласын калдырып китә, үзе ике аягын сындыра

Хастаханәдән кайткан чагым. Җәйнең матурлыгына сокланып, саф һава сулармын дип җәяүләп йөрергә чыктым. Барлык тереклек ияләре уянган, агачлар ямь-яшел яфракта утыра. Табигатьнең матурлыгын әллә күрә белмибез, әллә бу вакытлар бик тиз узып китә. Колакларны ярып-ярып сандугачларның сайравы гына да ни тора?!

Шул бәләкәй генә кошчыклардан нинди матур табигый көйләр тезмәсе ишетелә. Уйлап карасаң ышанырлык түгел.

Ә мин тәрәзәдән күзәтәм. Юлдан машиналар узгалап йөри. Кемнәрдер өйләренә кайта, кемдер балалары белән очрашуга ашыгадыр, бәлки. Руль артындагы әтиләрен, ирләрен өйдә түземсезлек белән көтүчеләр күп. Тик менә аны гына көтүче дә, сагынучы да юк инде. Бу егетнең исеме Илнар. Без аның белән хастаханәдә бер бүлмәдә дәваландык. Егет көчле аварияга юлыгып, култык таяклары белән дә көчкә йөри иде.
Илнар үзе район үзәгеннән бер унбиш чакрымнар читтәге авылдан. Инде тормышка, яшәешкә карашы тискәре булса да, кайбер вакытларда ачылып үзе турында сөйләп куя иде ул. Хәлле гаиләдә яшәгәннәр. Бер генә малай булганлыктан, яшьтән нәрсә сораса да, шуны әти-әнисе сатып алып, табып биреп торганнар. Дөресен әйткәндә, Илнар үз сүзен сүз итүчән бала булып үскән. Аның кирелекләрен яшь вакытта әти-әнисе бик исәпкә дә алмагандыр. Үсәр, тормышка яраклашыр, үзләренә картлык көнендә караучы булыр дип уйлаганнардыр.
Урта мәктәпне тәмамлагач, Илнар алга таба укуын дәвам иттерергә теләмәгән. Тормышта кирәк шул дип машина йөртү таныклыгы гына алган. Армия хезмәтендә дә гади солдат булып хезмәт итүдән ары китмәгән. Яшь вакытында "кыланганнары" эссез узмаган, билгеле.
Улларын туры юлдан баручы, ярдәмчел итеп тәрбияләп үстерергә тырышсалар да, барып чыкмаган шул. Үзләренә иң зур терәк, булышчы итеп күрергә теләсәләр дә, Илнарның үз дөньясы булган. "Улым-улым" дип кенә торган Илнарлары ялкау, ярдәм итүнең, эшләүнең нәрсә икәнен дә белмичә үскән. Малайларына нервыланып, аның өчен генә борчылып сәламәтлекләре бик таушала әти-әнисенең, еш авырый башлыйлар.
Илнар армиядан кайтып ярты ел беркайда эшләмичә кәеф-сафа гына корып йөргәч, болай да йөрәк чирле әтисе үлеп китә. Ә әнисе "Тәртипкә утырыр, акылына килер" дип улын өйләндерергә уйлый. Килен кеше тиз табыла. Күршеләренә башкалабыздан кайтып йөрүче, үзе белән бер яшьтәге Әминәгә өйләнә ул. Илнарның хатыны да үзе төсле - эш сөймәүчән, күпчелек вакытын телевизор каршында утырып, тырнак буяп, чәч ясатып яшәүче булып чыга.
Гомер буена хезмәт белән яшәгән, эш сөйгән әни кешегә боларны күрү бик авыр була. Баштарак улын дөрес юлга чыгарырга бик тырышып карый ул. Шунда гына аңлый әнисе: алар тормыш иптәше белән улларын яшьтән үк дөрес тәрбияләмәгәннәр. Дөрес, моны тану аның үзенә дә бик авыр була. Тик ничек кенә кыен булмасын, кырыс чынбарлык белән килешәсе генә кала.
Илнарның сөйләве буенча, соңрак ул эш эзләп Казанга китә. Озакламый бик җиңел кәсепкә керешә - акчага уйный башлый. Шуның өчен көн саен шәһәргә йөри ул. Таксист булып Казанга кеше ташып акча эшләрмен дип, әнисенең җыйган кадәр акчасына машина сатып алырга теләвен белдерә. Улы эшләсен генә - әни кеше барына да әзер. Җыйган акча гына җитмәгәч, анасы пенсионерларга бирелә торган кредит ала.
Дөрес, баштарак кеше ташып акча эшли Илнар. Кайбер көннәрдә өйгә күчтәнәчләрен дә күтәреп кайта. Әнисе моңа чиксез куана инде. Ана кешегә улының җылы сүзе белән күчтәнәчкә кыстырып кайткан ярты килограмм конфеты да җитә бит. Ләкин болар барысы да вакытлыча гына була шул.
Илнарның хатыны һаман да, эш юклыгын сылтау итеп, беркайда эшләми. Бераздан балага уза һәм бала ялына чыккач, акча алып тору өчен шәһәр тирәсендә берәр эш булмасмы дип, Казанга китеп, шунда югалгалап тора башлый. Әнисе:
- Хатыныңа корырак бул! - дип әйткәләсә дә, Илнар бу сүзләргә артык игътибар итми.
Үз борчулары хәттин ашкан була чөнки. Акчага уйный торгач, муеннан бурычка чума Илнар. Кайбер көннәрдә өенә кайтыр өчен машинасына ягулык салырга да акчасы калмый. Акрынлап, үзе дә сизмәстән, әҗәт чокырына бата ул. Акчаны тотканда гына җиңел шул.
Бурычларын түләр өчен Илнарга кайда да булса эшләргә - акча табарга кирәк була. Ә кайбер кешеләр әҗәтен вакытында кайтармаса, өстәтеп түләтәләр.
Хатыны да беркайда эшләмәгәч, өйдә тавыш, гауга чыгып кына тора. Әнисе көннән-көн хәлсезләнә бара, тыныч тормыш бетә аңа.
Инде өйгә сирәк кайтып күренгән хатыны, көннәрнең берендә, кыз бала таба. Бу баланы карау мәшәкате дә тулысынча Илнарның әнисе өстенә төшә. Чөнки хатыны бала үстерергә әзер булмаганлыгын белдерә. Кайбер вакытларда хәтта сәгатьләр буена баласы янына килеп тә карамый ул. Инде Илнар шикләнә башлый - ул бала әллә аныкы, әллә чит кешенеке...
Берсендә, Илнар шәһәрдә "эштә" вакытта, хатыны шылтыратып үзенең шәһәргә китәчәген, ә баланы аның әнисендә калдыраячагын әйтә. Ни дип әйтергә дә, кая барып хатынын эзләргә дә белми ир, ә телефонын гомумән сүндереп үк куйган була. Җитмәсә әнисе дә бик еш авырый бит.
Шулай авырлык белән булса да өч ай уза. Әҗәтләрен сорап газаплый башлагач, Илнар акчага уйнавын туктата да бит, тик бик соңга калып кына ясый бу адымны.
Берсендә, соңлап кына Казаннан кайтып килгәндә, руль артында йокыга китеп, машинасы белән аварияга юлыга да инде Илнар. Чөнки төнлә йокламыйча бала караган була. Ярый машинада үзе генә була әле. Үзенең ике аягы да сына. Машинасын сафка бастыру өчен бик күп акча кирәк булачак.
Хәзер Илнарның бер яшьлек кызын әнисе тәрбияли икән, хатыны шул китүеннән бүтән күренмәгән.
Сүз ахырында, Илнар миңа текәлеп болай дип сорап куйды:
- Менә сез олы яшьтәге кеше, тормыш юлы узып, күп авырлыклар да күргәнсез. Әйтегез әле, миңа алга таба нишләргә? Ничек яшәргә?
Бу егетнең сорау тулы күзләренә карап, аптырап калдым - нәрсә дип тә җавап бирергә белмәдем. Әйе, тормыш туктап тормый, алга бара.
Илнарның яшьлек еллары узган инде. Ләкин ул үз юлын акларлык, үзен яхшы яктан искә алып сөйләрлек берни дә эшләмәгән. Тик аның бит әле яхшы әти булып кызын үстереп, тормыш юлына чыгару мөмкинлеге бар! Шулай ук үзен үстергән әнисенә булышып, аны тәрбияләп, аның сүзен тыңлап яшәргә дә соң түгел бит!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки