Казанның Дементьев урамында офис үзәгендә эшләүче бер ханым кич белән бина янында ир-ат аяк киеменә, чалбар белән курткага тап була.
Әмма моңа әһәмият бирмичә үтеп китә. Бүген иртән эшкә барганда ул офис үзәге стена буенда ятучы ир-ат мәетен күреп ала һәм полицейскийлар чакырта.
Тикшерүчеләр әйтүенә караганда, ир-атның тәнендә көч кулланып үтерү эзләре юк. Әмма үлемгә китергән төп сәбәпне ачыкларга туры киләчәк. Полицейскийлар ир-атның туңудан үлүен фаразлый.