Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Алар кадер-хөрмәткә лаек

Узган шимбә көнне Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов калабызда гомер кичерүче йөз яшьлек апаларны юбилейлары белән котлады.

Юбилярларның икесе дә - Бөек Ватан сугышы ветераннары, илебез өчен дәһшәтле елларда алу-талуның белми эшләгән тыл хезмәтчәннәре. Аларның батырлыкларына һәм сабырлыкларына сокланырлык. Бүген Тукай проспектындагы 4 нче йортта кызы белән яшәүче Мөсәлиммә Шәфыйк кызы Галләмова ире сугышка киткәндә 3 бала белән калган. Олысына 4, уртанчысына 2 яшь була. Ә төпчеге 1941 елның 28 августында дөньяга килгән. Галим абый шушы елның 5 сентябрендә фронтка алына. 1 июльдә 100 яшен тутырган Мөсәлиммә апа барысын да хәтерли. Галләмовлар икесе дә Тайсуган авылыннан. Сугышка кадәр алар ире белән колхозда эшләгән. Биш балалары туган. Әмма икесе бик иртә гүр иясе булган. Аннан соң Әлмәткә күченгәннәр, 1939 елда йорт җиткереп шунда чыкканнар.

Авылдагы эшкә яраклы ир-атлар сугышка киткәч, барлык авыр эш хатын-кыз җиләксендә кала. "Урманын да кистек, утынын да ташыдык, йөк төяүче дә булдык - берсе дә калмады, - ди Мөсәлиммә апа ул чакларны искә төшереп. - Кышны эштән соң бәрәңге киптереп, оекбашлар бәйләп уздырган хәтердә. Мин кайтканда балалар почмакта бөрешеп яталар иде". Вакыт дәвалый диләр. Мөсәлиммә апа авырлыкларны, кайгы-хәсрәтләрне күп кичерүенә дә карамастан үзен бик бәхетле кеше дип саный. Балаларым бик әйбәт, тәүфыйклы, тырыш булдылар дип куана ул. Әмма сугыш елларын, сабыйларының өйдә берүзләре ач килеш, туңып әниләрен көтеп утырганын әйткәндә тавышы карлыкты, еламсырап алды.

Галим абыйга туган якларын күрергә, балаларын сөяргә насыйп булмый. Сугышка киткәч бер тапкыр телеграммасы килә дә, шуннан соң хәбәр-хәтере килми. 1941 елда ук ул яу кырында башын сала. Аны Смоленск өлкәсенең Вяземский районында җирлиләр.

Мөсәлиммә апа моңа кадәр ялгызы яшәгән. Балалары күпме чакырса да, күченәсе килмәгән. Кызы Рәзинә янына узган ел гына күчкән. Рәзинәсенә дә 74 яшь икән инде.

Александра Павловна Родионовна Зәй районының Яңа Федоровка авылында туган. Ире Петр фронтта киткәндә 4 бала белән калган. Олысына тугыз яшь, кечкенәсе авырда гына була. "Сугыш башлану турындагы хәбәрне ирем базардан ишетеп кайтты", - диде ул. Аның да тормыш терәге фронтта ятып кала. Ачлык, яфрак ашаган чаклар, көнне төнгә ялгап эшләгәннәр бер дә онытылмый, ничек шуның кадәр авырлыкка түзгәнбездер, ди тыл хезмәтчәне. Александра түти 99 яшенә кадәр Якты Күлдә яшәгән. Бәрәңгесен, суганын, кыяр һәм башка яшелчәләрне үстергән. Хәтта берүзе генә булса да умартага кадәр тоткан. Оныгы Римма Мурдагулова әйтүенчә, аның бакчасы да, өе дә ялт итеп торган. Үткән елның декабрендә оныгы аны үзе янына шәһәргә алып килгән. Әле дә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша әби оныгына һәм оныкчасына. Александра түти бик бай булып чыкты: 9 оныгы, 15 оныкчасы бар.

Район башлыгы М.Х.Салихов юбилярларны котлап, бер гасыр яшәгән кешеләрне тәбрик итү безнең өчен горурлык дип билгеләп үтте, изге теләкләрен җиткереп, тыл хезмәтчәннәренә РФ Президенты В.В.Путинның, ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның тәбрикләү хатларын, РФ Дәүләт Думасы депутаты Р.Ф.Әбүбакировның котлау телеграммасын, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән бүләкләр тапшырды. Ветераннар советы, 21 (баш предприятиесе "Татех" ЯАҖ) һәм 17 нче ("АЛНАС" ААҖ) ТОСМСлар да бүләкләрен һәм изге теләкләрен ирештерделәр.

Әбиләрнең мондый хөрмәттән шатлыкларның иге-чиге булмады. Алар шулай зурлаганнары, онытмаганнары өчен үз чиратында рәхмәтләрен җиткерергә ашыкты.

Бишмунча авылында яшәүче сугыш ветераны Хәдичә Морза кызы Морзинага да 90 яше уңаеннан тантаналы шартларда дәүләт башлыкларының, муниципалитетның һәм башкаларның котлаулары ирештерелде.

И.Апачаева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250