Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Алар батырлык үрнәге

Бөек Җиңү бәйрәмен каршылаган көннәрдә Кичүчат урта мәктәбендә МХОдан ялга кайткан Рәмис Разил улы Ильясов белән очрашу үтте.

Ул туган авылына өченче мәртәбә кунакка, ялга кайтты. Аның белән бергә очрашуга авыл советы рәисе Шәйхетдинов Равил Хәммәтгата улы, ветераннар советы рәисе Халисә апа Каюмоваларда килде.

Онытылмаслык, күңелләрдә озакка истә калырдай очрашу булды. Чара укучылар чыгышы белән башланып китте. Җыр, шигырь, бию - барысы да укучыларның иҗади хезмәте. Укытучы - укучы - мәктәп - гаилә - Туган ил - халкым - милләтем - телем - «Минем дөньяга карашым» - әлеге төшенчәләр бер-берсенә үрелеп, бәйләнеп, укучы күңеленә үтеп, аның дөньяга карашын үстерә. 

Хәрби кунагыбыз укучыларның, укытучыларның сорауларына төгәл, эчтәлекле, кызыклы итеп җаваплар бирде. Хезмәтен горурлык белән һәм батырларча башкарганы һәр сүзендә,хәрәкәтендә, йөзендә ачык чагыла иде. Әлбәттә, Туган илен, авылын сагынуын әйтте. Туган ягыбызның гүзәл табигате: ак каеннары, урманнары, күлләре, туган иле яу кырында якты истәлек икәнен ассызыклады. Ял әз эләгеп, күп вакытның хезмәттә үтүен сөйләде. 

Укучыларның кызыксынып сораган сорауларынигътибар белән тыңлап, уйлап, хис-кичерешләр аша үткәргәне сизелде. Һәрвакыт үзенең белемен тулыландырып, үстереп торуын әйтте. Укучылар әлеге әңгәмәдән үзләрен борчыган күп сорауларга җаваплар алдылар.

Мәктәп белән танышкач, кунагыбыз мәктәп музеена юл тотты. Килеп керүгә, Бөек Ватан сугышына багышланган стендтан бабасы Харис Ильясов истәлекләрен күреп, горурлык хисләре кичерде, истәлекләрне яңартты. Бөек Җиңү тантанасы алдыннан үткән әлеге очрашу буыннар, еллар арасын бәйләүче чара. Илләребез, көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!

Луиза Фарукшина, Кичүчат мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса