Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Алабугада катерда чыккан янгында ике малай һәлак булган

Кичә Алабуга районында Сентяк авылы янында төнге өчләр тирәсендә 5 урынга исәпләнгән катер яна.

Кама ярында чыккан әлеге янгында 7 һәм 13 яшьлек малайлар һәлак була. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Малайлар әтиләре белән моторлы көймәдә йөрергә чыккан булалар. Төнне дә биредә генә уздырырга исәплиләр. Әтиләре малайларына йоклар өчен көймәдә урын әзерли, газ җылыткычын да кабыза. Ә үзе исә яр буенда урнаша. Ата кешенең сүзләренә караганда ул уянганда көймәне тулысы белән ялкын чорнап алган була.

Тикшерү эше дәвам итә.

Фото "ТАТМЕДИА" сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250