Әлмәт таңнары

Акыллы булыйк!

Гасырдан гасырга дин халкыбызның тормышында, көнкүрешендә, тарихында олы һәм мөһим урын алып торган.

Дога кылмыйча юлга да кузгалмаган татар милләтенең Ислам диненә булган хирыслыгы һәркемгә мәгълүм - бу фактның дөреслегендә тарихи хроникаларны ачып карап, кабат инанып була. Шулай да православие чиркәвенең канлы-яшьле миссионерлыгы вә халык арасында динсезлекнең, эчкечелекнең, фәхешлекнең актив рәвештә пропагандалануы аркасында татар халкының дине әкрен-әкренләп саеккан, киселгән, төрле-төрле хорафатлар белән тулган. Әлеге «коктейль» күп еллар рус дәүләтендә официаль магометан дине буларак кабул ителгән. Үз вакытында күренекле галимебез, мөфти Ризаэддин бине Фәхреддин хәзрәтләре махсус рәвештә наданлаштырылган, эчкечелек сазлыгына батырылган татар халкының яшәешенә кереп калган бу хорафатлы, бидгатьле динне бик каты тәнкыйтьләгән. Шуңа күрә дә руханилар арасыннан булган аның чордашларының, җылы урыннарын югалтасы килмичә һәм шул рәвешле аны күралмыйча, донос артыннан донос язып Үзәк диния нәзарәте рәисенең компетентлыгын берничә тапкыр шик астына куйганнары билгеле. Әмма дә ләкин мәшһүр дин мәгърифәтчебезнең ул җәһилләрнең боһтанында гаме булмаган, чөнки күпьяклы иҗади эшчәнлеге аңа ниндидер низагларда, бәхәсләрдә катнашыр өчен вакыт калдырмаган.

Әйтеп узганча, динебез шундый авыр хәлдә калса да, милләтебезнең тормышы дин белән бик нык бәйле булган. Әби-бабаларыбыз белгән догаларын укып, намазларын калдырмыйча, ата-аналарыннан калган иске Коръән кулъязмаларын сандык төбендә яшереп саклаган. Аллаһка шөкер, Ислам дине дәһшәтле 1917 елгы инкыйлаб вакытында да, җитмеш ел дәвамында Совет дәүләте алып барган атеистик сәясәт чорында да бетмәде, яши бирде. Инде СССР таркалып, динсезлек пропагандасы тарих битләрендә калгач, дин янә күтәрелә, үсә башлады. Яңадан-яңа мәчетләр, мәдрәсәләр ачылды, йөзләрчә дини китаплар, дәреслекләр нәшер ителде, халык дингә кайта башлады. Туксанынчы еллар дәверен бу процессның апофеозы дип атасак та күп булмас, мөгаен. Халыкның үзаңы артуы, үз хакларын яклап урамнарга чыгуы, Татарстанның суверен республика статусы алуы да шуңа бәйле дип уйларга кирәк.

Дин гомер-гомергә татар халкының тормышында иң төп урын алып торган. Дөресрәк әйтсәк, халыкның тормышы ул Ислам булган. Ләкин һәрвакыт - элек тә, бүгенге көндә дә динне дөрес аңламаучы кешеләр булган. Бу кешеләр гыйлемсезлек аркасында динне гасырлар дәверендә формалашкан гореф-гадәтләр, йолалар системасы буларак кабул итә. Шулай да Ислам ул яшәү системасы, гореф-гадәткә генә кайтып калган әйбер түгел. Күп кешеләр һаман да «мәчеткә барып акча салып кайтыйм әле» дип гөнаһлары кичерелүенә өметләнеп яши. Кайберәүләре өчен дин ул үлгән туганнарының елларын даими рәвештә үткәрү, баланы сөннәткә утырту, аннары мәчеттән мулла чакыртып аңа исем кушу, никах, җеназа укыту кебек йолалар белән генә бәйле. Ә кая намаз? Пәйгамбәребез Мөхәммәд (Аңа Аллаһның сәламе вә салаватлары булсын) әйтте: «Дин белән көферлекнең арасында - намаз». Уйландыра торган хәдис. Гасырлар дәвамында махсус тилеләндерелгән татар халкын диннән биздерү процессы үзенең аяныч нәтиҗәсенә иреште, кызганычка каршы. Бүгенге көндә телевидение, радио-газеталар, башка мәгълүмат чараларының күпчелеге (барысы да түгел) халыкның башын төрле кирәкмәгән әйберләр белән бутый, балаларга бозык тәрбия бирә, кешеләргә ялган стереотиплар тага. Мәсәлән, Ислам турында аерымачык итеп, тулы мәгълүмат бирүче бер генә телевизион канал да юк. Бу бит искитмәле хәл: сан буенча Россиядә икенче урын биләүче мөселман халыклары үз дине турында яктырткан, гыйлем бирүче канал булмавына тилмереп яши.

Анысы әле ул кадәр үк куркыныч түгел. Бүгенге көндә Исламга каршы ниндидер көчләр хатын-кызларыбызның сафлыгына, гыйффәтлегенә сугыш башлады. Хатын-кызларыбызның күрке, тыйнаклык билгесе булган яулыкка, хиҗабка кул күтәрмәкчеләр. Бу инде бернинди рамкаларга да сыймый торган әйбер. Дин халыкны халык иткән, сугыш вакытларында милләтне алга куган, Ватанны дошманнардан сакларга әйдәгән. Ә бүгенге көндә Ислам үзе үк шул дошманга әверелеп калды. Хәтта вузларда, мәктәпләрдә хиҗабны тыюлар да башланып китте. Янәсе, бу кием формасы илдә кабул ителгән «светскость» принципларына туры килми. Кайчаннан бирле ул «светскость» дигән нәрсә гражданнарның конституцион хокукларыннан өстен булды соң әле? Диндә хатын-кыз өчен мәҗбүри булган шарт ни рәвешле уку-укыту процессына комачаулый икән? Әллә инде ярымшәрә кызлар яулыклы мөслимәләргә караганда укытучыларга, бу принципны яклаучыларга һәм гамәлгә куючыларга күбрәк хуш киләме?

Уйланырлык, гаҗәпләнерлек, нәфрәтләнерлек әйберләр бик күп шул. Динне кысырыклау урынына илдә киң колач җәйгән эчкечелек, наркомания, фахишәлек ише афәтләр, җәмгыяви проблемалар хәл ителсә, дәүләткә дә, халыкка да файда күбрәк булыр иде. Ә мөселманнарга проблема арты проблема ясаудан, аларга экстремист яисә террорист ярлыгы тагудан илдәге тотрыклылыкка гына зыян килә, дин әһелләре арасында үзара дошманлык арта.

Исламга каршы көрәшергә түгел, аны бар яктан да хуплап үстерергә кирәк. Ислам - ул Аллаһны гыйбадәт кылуга лаек бердәнбер иләһ итеп тану, Ислам - ул тынычлык һәм мәхәббәт дине. Шуны аңларга кирәк, җәмәгать: динне мәсхәрә иткән бер генә халык та озын гомерле булмаган. Коръәнне ачып укысак, анда да Аллаһның барлыгын инкарь иткән Самуд, Гад кабиләләренең, Нух вә Лут пәйгамбәрләре халыкларының кырылуы бәян ителгән. Аларга төрле-төрле афәтләр яуган, гарасатлар, су басулар бөек-бөек цивилизацияләрнең эзен дә калдырмаган. Шуңа күрә, җәмәгать, дингә килик, акыллы булыйк!

Айрат ГАТАУЛЛИН

Фото Интернет челтәреннән алынды

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: