Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Аккошлар Башкортстанда кышлый

Башкортстанның Кушнаренко районында яшәүче берәү үз хуҗалыгында кыргый аккошларны карый.

Аккошлар ана аккошның җәрәхәте аркасында җылы якларга очып китә алмаган.

Узган елның декабрь аенда башка кошлардан аерып калган ике аккошны Гафури районы кешеләре табып алган. Ана аккош җәрәхәт нәтиҗәсендә авыр очкан, ә ата аккош аның үзен генә калдырмаган.

Аккошларны башта "Куляшка" кыргый җәнлекләрне, кошларны коткару үзәгенә алып килгәннәр. Аккошның җәрәхәтләре төзәлә башлагач, Кушнаренко районында яшәүче иргә аларны үз хуҗалыгында тәрбияләп торырга рөхсәт итәләр.

Ике аккош та үзләрен яхшы хис итә ди.

http://www.interfax-russia.ru/Povoljie/main.asp?id=467195

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса