Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Акча бирмәгән өчен машинасына коралдан ут ачкан

Бу хәл 10 апрель көнне Казан- Оренбург юлында була.

Баулы районы Кызыл Яр авылы янында 24 яшьлек егет өенә кайтып барганда аның машинасына берәүләр коралдан ут ача. Соңыннан машина тәгәрмәчен тишеп, машина хуҗасыннан 100 мең сум акча таләп итәләр.

Баксаң, бу егет әлеге җинаятьне кылган кешеләр белән таныш булып чыга.

Ул моңа кадәр фатирын арендага биреп торган. Анда яшәүче чыккач, хуҗадан ремонт ясаган өчен 100 мең сум акча сорый. Әмма ул ремонт ясалмаган була. Акча өчен ул менә шул рәвешле егеттән уч алмакчы һәм куркытмакчы була.

Коралдан ут ачкан машинада барлыгы 6 егет була. Аларны тоткарлаганнар. Әлеге төркем Баулыдагы бер шәхси эшмәкәрдән дә ай саен куркытып 10 мең сум акча алып барган. Хәзер җинаять эше ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса