Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Аерылмагыз, булса да сәбәпләре

Кәбисә елында, гадәттә, яшьләр гаилә корырга ашыкмый. Янәсе, бәхет кителә, уңышсызлык сагалый. Сафсата! Ир белән хатын бер-берсен хөрмәт итеп, яратып яшәсә, бернинди тискәре көчләр дә аларны аера алмый.

Әлмәт яшьләре дә шушы фикердә. Атна саен җомга-шимбә көннәрендә ЗАГС бинасы янына туй машиналарының бертуктаусыз агылуы, урамнарны яңгыратып узулары - моңа дәлил. ЗАГС идарәсе начальнигы Резеда Заһретдинова сүзләренә караганда, быел өйләнешүчеләр санының 4 % ка артуы күзәтелә. Соңгы өч елда исә Әлмәт муниципаль районында 5372 никах теркәлгән, шуларның 94 е чит ил гражданнары белән.

Гаилә коручыларның яшьләренә килгәндә, ул ел саен "үсә" бара. Егетләр дә, кызлар да хәзер законлы никахка керергә ашыкмый, һәркем үз көенә яшәп калырга, эшләргә, тормышта үз урынын табарга омтыла. Өйләнүче ир-атларның күпчелеге 25-34 яшьлекләргә туры килә, кәләшләрнең яше 18 дән 24 кә кадәр.

Аерылышучылар саны да кими, җәмәгать. Шулай ук моның яхшы күренеш булуын билгеләргә кирәк. Быелның 6 аенда 384 шундый акт теркәлгән. Элеккечә үк гаилә таркатучыларның күпчелеге яшьләргә туры килә. 1-5 ел яшәп тә үзара аңлашу таба алмаучылар, кызыксынулары төрле-төрле булганнар аерылыша икән. Өчтән бере исә матди яктан авырлыклар булуны атаган. Төп сәбәпләр бишлегенә шулай ук тугрылык сакламау һәм туганнарның гаилә эшенә катышулары да кергән. Соңгысында күпчелек хатын-кызларның аерылышу тәкъдиме белән чыгуы күзәтелгән.

Тагын бер күңелле хәбәр. Бу хакта газетабызда элек тә хәбәр иткәнебез бар иде, республикада, шул исәптән Әлмәттә дә соңгы 5 елда малайлар күбрәк дөньяга килә башлады. 2012 елның беренче яртыеллыгында бездә 861 малай, 683 кыз туган. Узган елда аваз салган 2851 нарасыйның да яртысыннан күбесе малайларга туры килә.

Халыкның табигый үсеше безнең төбәктә ел башыннан 332 не тәшкил иткән. Узган елның шушы чорына карата, үсеш 215 не күрсәтә. Бу юнәлештә Әлмәт республикада алдынгылыкны били.

Икенче һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы гаиләләр дә артты. Бу, әлбәттә, дәүләт программаларының уңышлы гамәлгә ашырылулары белән дә бәйле. Быел туган 1544 баланың 659 гаиләдә беренче булса, 662 се - икенче, 169 ы - өченче, 55 е - дүртенче һәм аннан соңгы нәниләр. Бу очракта һәр сабый да үз бәхете белән тусын һәм матур гомер юлы үтсен дип телисе генә кала. Ә кешене гомере буена озатып баручы, җил-давылдан, начарлыклардан саклаучы исемнәрнең кайсыларына өстенлек бирә икән ата-аналар? ЗАГС идарәсе биргән мәгълүматлар буенча, Әлмәттә иң танылган ир-егетләр исемнәре булып Әмир, Тимур, Артем, Кәрим, Камил, Кирилл санала икән. Кызларга исә гаиләләр күпчелек Арина, Әминә, Ульяна, Самира, Ясминә исемнәрен сайлый. Ә менә Абдул, Газиз, Алан, Азиз, Гордей, Демьян, Айнель, Ассель, Аэлита, Влада, Василиса исемнәре сирәк кушылучылар исемлегенә кертелгән.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250