“Адмирал” каршында селфи белән мавыккан янгын сүнерүчеләргә җавап тотарга туры киләчәк
Хезмәттәшләре хәрәбәләр арасыннан кешеләрне коткару белән мәшгүль вакытта, янгын сүндерүче формасындагы икәү алар фонында фотога төшү белән мавыккан.
13 мартта социаль челтәрдә пәйда булган селфи шундук кайтаваз тапкан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да әлеге фактка битараф калмаган, тикшерү башлаган. "Каһарманнар"ның кем икәнлекләрен ачыкланган инде. Аларны дисциплинар җаваплылыкка тартмакчылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа