Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

А321 самолеты пассажирлары мизгел эчендә үлгән булырга мөмкин

Россиянең "Когалымавиа" авиакомпаниясенең Шарм-эль-Шейхтан Санкт-Петербургка кайтканда һәлакәткә очраган самолетка бомбаның пассажир утыргычы астына куелган булуы ихтимал.

Беренчел фаразлар буенча, шартлау пассажир салоны астында булган багаж бүлегендә булган, диелсә дә, хәзер белгечләр шартлаткычның салонга ук куелган булуы турында фикер йөртә. Бомба тәрәзә янындагы пассажир утыргычы астында куелган булырга мөмкин, диелә.


Шартлау аркасында самолетның башта койрык өлеше өзелә, ул һавада вакытта ук тарала - калдыкларын 13х5 чакрым ераклыкта да табыла. Ә борттагы кешеләр басымның кинәт сикерүе аркасында мизгел эчендә үлгән булырга мөмкин, дип фараз кылына.

Airbus A321 очкычындагы 217 пассажир һәм экипажның 7 әгъзасы һәлак булды.

 

Intertat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса