Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

А321 аэробусы пассажирлары террористлар белән бәйле булулары мөмкин

Тикшерүчеләр Синай даласында шартлаган Россия самолеты пассажирларының үткәнен җентекләп тикшерә башлаган.

Аларны бигрәк тә 34 кеше кызыксандыра.

Хәзерге вакытта һәлакәткә китергән сәбәпләрне тикшерүчеләр шартлаткыч матдәләрнең аэробуска эләгү мөмкинлеге булган берничә версиягә тукталган. Шуларның берсе буенча бомбаны чемоданга Шарм-эль-Шейх аэропорты эшчесе салган булу ихтималы белән бәйле. Моннан тыш шартлаткычны пассажирлар да алып керергә мөмкин дип уйлыйлар.
Тикшерүчеләрнең игътибарын тәннәрендә тротил калдыклары табылган пассажирлар җәлеп итә. Шул сәбәпле 224 һәлак булучының 34 шик астына эләккән. Алар очкычның койрык өлешендә утырган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса