90 яшьлек әби 15 мең сумга оныгын «коткарган»
Казанда яшәүче 90 яшьлек әбинең өй телефонына шалтыратып, берәү аның оныгы авыр җинаять кылуда гаепәнеп полиция бүлегенә эләгүен хәбәр итә.
Шунда ук 15 мең сум акчага үз «хезмәтен» дә тәкдим итә. Оныгын коткарырга теләгән әби кирәкле сумманы тиз генә җыя да акчаны алырга килгән таныш түгел кызга чыгарып та бирә. Аннары гына туганнарына шалтыратырга карар итә. Тегеләре әбинең оныгы белән бернинди хәл дә булмаганлыгын әйтәләр. Акчасыннан колак каккан әби бу турыда полициягә хәбәр итә. Хәзер кырыгалдарны эзләү эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа