9 яшьлек малай батып үлгән
Республикада узган тәүлектә 3 кеше суга батып үлгән. Алар арасында 9 яшьлек үсмер дә бар.
25 майга каршы төндә Әлки районының Бибай Чаллысы авылы янәшәсендәге сулыктан 9 яшьлек малайның гәүдәсен табалар. Шул ук төндә Түбән Кама районының Кызыл Чапчак авылы янындагы елгадан 56 яшьлек ир кешенең, көндез Бөгелмәнең үзәк сулыгыннан 57 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа