Әлмәт таңнары

9 б территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советы мөдире Сергей Осетрин этләр корбаны булган

Эт кешенең дусты дияргә яратабыз. Әмма һәрвакытта да аларга ышанырга ярыймы икән? Дүрт аяклы дусларның кешеләргә ташланган, аларны имгәткән очракларны мисалга күп китерергә була.

9 б территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советы мөдире Сергей Осетрин да бу дусларның корбаны булган. Этләр аның кулларын имгәткән.

- Якшәмбе, 14 июльдә булды бу хәл, - диде сөйләде ул безгә. - Кызым ишегалдында (Ленин урамындагы 189 нчы йорт) уйнаганда аның янына эт йөгереп килде. Этнең һөҗүм итәргә әзерләнгәнен күреп мин тиз арада ярдәмгә ташландым, шулай итеп эт минем кулымны тешләде. Сул кулымны үтәли тешләде, икенчесенең бармагының сөяге зыян күрде. Шуңа ике кулым да бәйләнгән.

Сергей ишегалдында йөрүче этләрнең өчәү булуын әйтте. Күптән түгел генә редакциягә әлеге дә баягы этләр уңаеннан газета укучыбыз Рәмзилә Галиева шалтыратты. Ул Гадел хөкем йорты артындагы йортларның берсендә яши.

- Мин эшкә бару өчен троллейбуска иртә чыгам. Транспортка утырып киткәнче тукталышта ничек куркып басып торганымны үзем генә беләм. Һәрвакыт биредә берничә эт була. Алар аякка сыланып йөриләр, кулдагы сумкаларны исниләр, - диде ул. - Уку елы башланырга да күп калмый. Балаларыбыз мәктәпкә берүзләре китә. Аларга күпме генә аңлатсаң да, һаман да сабый булып калалар, хуҗасыз этләрнең башларыннан сыйпыйлар. Нәрсә булмас?!

Хуҗасыз этләрне, чынлап та, шәһәрнең төрле почмакларында күрергә була. "Этләрен бәйдә тотмыйлар, урамнан баручыны сизеп, капка астыннан шуышып чыгалар да, каршыга басып, өреп юлдан җибәрмичә торалар" - монысы шәхси секторда яшәүчеләрнең күршеләренә булган зары.

Эт асраучыларны сүгүчеләр күп. Алар белән килешәбез, эт ул уенчык түгел, туйгач ташлап булмый. Хәтта яраткан уенчыгың белән аерылышу да жәл. Эт - җан иясе. Көчек вакыттан ук алып үстерелгән этләр бигрәк тә кызганыч. Алар урам тормышына, мөстәкыйль азык эзләүгә күнекмәгән. Ә ашыйсы килә. Бәлки алар үзләрен язмыш кочагына ташлаган хуҗаларына ачуын әнә шулай кешеләргә ташланып кайтарадыр?!

Аннан соң этләрне үзебез дә ияләштерәбез бугай. Теләсә кая көнкүреш калдыкларын ташлыйбыз. Төркем-төркем этләр әлеге калдыклар арасында көне буе рәхәтләнә. Миңа шушы көннәрдә генә берничә тапкыр өч этнең чүп-чар арасында казынганы, үткән-сүткән кеше артыннан барыйм микән, юк микән дип карап торуы шаһиты булырга туры килде. Шевченко урамындагы 144 нче йорт каршы иде бу. Янәшәдә генә - балалар мәйданчыгы.

Без Роспотребнадзорның территориаль бүлегенә дә шалтыраттык.

- Шәһәрдә һәм районда этләр белән бәйле ситуация үзгәрми. Атна саен хайваннардан зыян күрүчеләр теркәлеп тора, - диде бүлек начальнигы урынбасары Ирина Хәйруллина. - Мисал өчен, июль аеның беренче атнасында 15 кешене хайваннар тешләде. Шуның 7 се сукбай этләр, икесе песиләр иде. Икенче атнада алар 6 кешегә ташландылар. Узган атнада тагын 7 кешене эт тешләде. Кешеләргә ташланган хайваннарның күпчелеге - билгесез эт-песиләр. Зур проблема бу безнең.

Ирина Хәйруллина әйтүенчә, тешләгән этләр урам, ишегаллары буенча йөрүен дәвам итә. Аларны тоту буенча бер бригада гына эшли. Бер ташланган эт тагын шулай эшләмәс дип кем ышанып әйтә ала? Хуҗасыз хайваннарны тоту өчен махсус урын булдыру мәсьәләсен чишәргә вакыт җитте бугай...

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: