81 яшьлек пенсионер киявен үтергән өчен 6 ел төрмәдә утырачак
Узган елның июль аенда 81 яшьлек пенсионер ир үзенең кияве белән талашып китә һәм аңа 16 тапкыр пычак белән кадый, аннан 5 тапкыр башына суга.
Алган җәрәхәтләрдән кияү кеше шунда ук җан бирә. Судта бабай үзенең гаебен тулысынча таныган. Хәзер үзенең киявен үтергән өчен ул 6 ел төрмәдә утырачак, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа