74 яшьлек пенсионерны көчләгән
47 яшьлек ир урамда барган 74 яшьлек пенсионерны карга этеп аудара да, аны көчләмәкче булып өс-киемнәрен салдыра башлый. Әмма ир теләгенә ирешә алмый - әбине коткарырга авылдашлары килеп җитә.
Бу хәл кыш көне Түбән Кама районында Түбән Үрәтмә авылында була. Ир моңа кадәр дә җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Аның УДО белән чыгуына нибары берничә ай гына узган. Хәзер бу эшне суд тикшерә. Әмма ир үзенең гаебен танымаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа