Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

71 елдан соң "очрашу"

Зәкәрия ага гомере буе әтисе каберен табачагына ышанып яши

Бөек Ватан сугышы илебезнең һәр гаиләсенә үтеп керде. Әтиләрен, ирләрен, туганнарын сугышка озатмаган йорт калмады. Дәһшәтле яудан кемнәргәдер исән-сау, гарипләнеп кайтырга насыйп булды, кемнәрдер чит-ят җирләрдә бөтенләйгә ятып калды, хәбәрсез югалды. Сугыш тәмамланганга 69 ел тулып килсә дә, әле бүген дә якыннарын эзләүчеләр күп. Районыбызның Елховой авылында гомер кичергән Тәбсирә апа Җиһаншина да 91 яшенә кадәр ирен көтеп яшәгән.

Хәбәрсез югалган. Нигездә сугышта һәлак булган урыннары табылмаганнарны әнә шундый исемлеккә керткәннәр. Сугыш вакытында 4,559 миллион кеше хәбәрсез югалган, әсирлеккә төшкән. Мондый исемлеккә эләгүчеләр арасынннан исән-имин өйләренә кайту очраклары да булган. Тәбсирә апага да килеп ирешә ул хәбәрсез югалганлык турындагы хәбәр. Ләкин ышаныргамы, ышанмаскамы моңа?

- Әни сөйләве буенча, әтинең хәбәрсез югалган дигән кәгазе 1941 елның декабрендә килгән. Без хәрби комиссариатта булдык, әмма аларда бу документ сакланмаган. Ә әти өйгә соңгы хатын 1942 елның 5 февралендә язган. Һәрхәлдә, килгән хатында аның үз куллары белән язган шушы дата тора, - диде Зәкәрия Җиһаншин.

"Хәтер" китабына да Вафа Җиһаншин хәбәрсез югалганнар арасына кертелгән. Билгесезлек кешедә өмет уята. Тәбсирә дә ирен "кайтыр, менә-менә ишектән килеп керер" дип көтеп яши. Ә хатларын кадерләп саклый. 1941-42 елларда ук язылган хатлар, әлбәттә, хәзер саргайган инде. Тип-тигез итеп, латинча язылган хатлар. "Исәнмесез, җан кисәк Тәбсирә", - дип башлана аларның берсе.

Зәкәрия абый өчен бу хатлар - әтисеннән калган бердәнбер ядкарь. Әтисе дөньяга нәсел җебен дәвам итүче улы тууын белмичә һәлак була. Сугыш башланганчы нибары өч ай гына яшәп кала ул сөйгәне Тәбсирә белән. "Мин кайта алмам инде бу сугыштан. Язмышыңны җайларга тырыш" - 1941 елның 7 июлендә ирен карынында әле формалашып кына килүче ике айлык сабые белән озаткан хатынына әйткән соңгы сүзе шул була Вафаның. Тәбсирә төп йортта кайнана һәм кайнатасы, өч балалы килендәше белән кала. Вафаның абыйсы Мәгъсүмгә дә туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Өрлектәй ике улларын югалтуга әти-әнинең йөрәге ничек түзгәндер. Ул чордагыларга сабырлыклары өчен һәйкәл куярлык. Гаиләдән өчәр, дүртәр улларын, барлык ир-атларын югалтучылар да аз түгел.

- Әнинең Җиңү көнендә безгә бигрәк тә авыр булды дип сөйләве хәтердә, - дип искә алды Зәкәрия ага һәм аның җәмәгате Фатыйма апа.

Бер яктан сугыш беткәнгә шатлансалар, икенче яктан исән кайтканнарның балаларын кочаклап күтәрүләренә, хатыннарын, туганнарын кочакка алуларына күз яшьләрсез карап булмый. Шатлыклы да, кайгылы да күз яшьләре...

Зәкәрия 1942 елның 17 февралендә дөньяга килә. Соңыннан ачыкланганча, әтисе икенче көнне - 18 февральдә батырларча һәлак була. Туган көнен билгеләп үткәндә батыр әтиләрен, бабайларын искә алмый калмый Җиһаншиннар.

- Әни әтине нык яраткандыр инде. Башка тормышка чыкмады. Кечкенә вакыттан ук әтиеңне эзләргә кирәк дия иде. Аннан: "Үзең эзлим дидең, һаман да бармыйсың", дип әйтә башлады. Күрәзәчегә еш бара иде. Анда әйтелгән: "Бер кысан урында ята, кайтыр", дигән сүзгә янәдән канатланып кайта иде. Әни гомер буе колхозда эшләде. Сугыш чорындагы тырыш хезмәте медальләр белән билгеләп үтелде, - дип хатирәләрен яңартты Зәкәрия абый.

Төптәнрәк уйлап карасаң, күрәзәче күпмедер дәрәҗәдә хак әйткән дигән фикергә киләсең. Батыр якташыбыз, ниһаять, туган авылы Елховойга кайта - бер тапкыр да үзен күрмәгән, "әти" дип дәшү бәхетеннән мәхрүм калган улы аның җирләнгән урынын эзләп табып, туфрагын алып кайта...

Вафа Җиһаншинны эзләргә оныклары да кушыла. Алар Интернет челтәренә бабайларының күмелгән урынын эзләүләре хакында язма урнаштыралар. Эзләнүләр алып бара торгач, аның Новгород өлкәсенең Любцы авылында җирләнгән булуы ачыклана. Ничә ел узганнан соң "Кара мөһер" дә табыла. Елховой районы сугыш елларында Беренче май районына (хәзерге Чирмешән районы) караган була. Вафа Җиһаншин фронтка шуннан китә. "Кара мөһер" дә бирегә җибәрелгән. Соңыннан Чирмешән аны Әлмәткә юллаган. 561 нче РГК артиллерия полкы командиры Погонов, батальон комиссары Меркурьев, штаб начальнигы Роберманның имзалары куелган кәгазьдә: "Сезнең улыгыз кызылармеец Вафа Әхмәдиша улы Җиһаншин социалистик Ватан өчен көрәштә хәрби антына тугрылыклы булып, 1942 елның 18 февралендә геройларча һәлак булды. Ул Ленинград өлкәсенең Новгород районы Любцы авылыннан 800 метр читтә күмелде", диелгән. Вафа Җиһаншин Вологда өлкәсенең Чепсары станциясендә барган бәрелешләрдә октябрь аенда яралана да икән әле. Хәер, ул аны бер хатында да искәртеп уза: "Мин киткәннән бирле нихәтле сулар акты инде, ә минем әле дә сездән хәбәр алганым юк. Әллә сез исән, әллә юк. Ә мин әле дә булса сезгә үземнең хәбәремне язып җибәрергә мәҗбүр булам. Хәзер мин больнистан чыгам, чөнки ярам төзәлеп бетә инде..."

Җаваплар алып, бераз мәгълүмат туплагач, Зәкәрия абый улы һәм олы кызы белән 2012 елда зур юлга кузгала. Юл уңаенда үзәк архивка да сугылырга булалар. Аларны биредән: "Әтиегезнең күмелгән урынын таба алмассыз. Әлегә өегезгә кайтыгыз. Башка урынга күчереп күмүләре аркасында шулай таба алмыйча борылып кайтучылар булгалады. Берәр айдан җавап җибәрербез, көтегез", - дип озатып калалар.

- Төгәл мәгълүматларны белгәч, узган ел улым белән май аенда тагын чыгып киттек, - дип сөйләде Зәкәрия абый. - Әти Мясной Бор авылында күмелгән булып чыкты. Туганлык каберенә без баргач та эзтабарлар тапкан өч йөздән артык кешене күмделәр. Әтинең сугышкан җирендә дә булдык. Алар полкы Мәскәү, Ленинград трассасын саклаган. Сугыш барган авыл хәзер юк инде. Казылган урыннарда савыт-саба, китап битләре күренә. Монда авыл булганлыгын әнә шулар гына искәртеп тора. Җирдә кирпечләр, патроннар, гильзалар ята, әйтерсең лә сугыш кичә генә булган. Сазлык булу сәбәпле, эчкә үк кереп булмады. Тикмәгә генә бу урынны үлем үзәнлеге димәгәннәрдер.

Тарих битләре монда коточкыч сугыш баруы хакында сөйли. Артиллерия снарядлары өчен утызар километрга кадәр кешеләр җибәрергә туры килгән. Оборона тоту бик авыр булган. Салкында бөтен җир туңган, җылынырга урын юк, ачлык. Ашарга самолеттан гына ыргытканнар. Мясной Борда дөньядагы иң зур хәрби каберлек дип саныйлар. Әле һаман да билгесез солдатлар табыла тора. Күмелүчеләрнең барысының да кемлеген ачыклау мөмкин түгел, әлбәттә.

Зәкәрия ага мәрмәр тактада татар фамилияләренең дә байтак язылганлыгына игътибар иткән. Эзләп килүчеләр арасында якыннарына аерым таш ясатып куючылар да булган. "Без дә куйдык. Көнендә үк ясап бирделәр", - диде ул, сөенечен белдереп. Тәбсирә апаның әманәте үтәлә - батыр якташыбызның каберлегенә туган авылының, әти-әнисе каберенең өстеннән алган туфрак салына. Елховойга да әтисе яткан җирдән бер уч туфрак алып кайта Зәкәрия абый. Әллә шулай туры килгәнгәме, әллә иренең һәлак булганына инанып, аны көтәргә кирәкмәгәнгәме, Тәбсирә апа оныгы төшереп кайткан фотоларны, видеоязмаларны караганнан соң күп тә үтми - 17 июльдә 91 яшендә вафат була.

- Әни безнең бик әйбәт, сабыр кеше иде. 45 ел бергә тордык, тату, матур яшәдек. Гомере буе әтине сагынды, аның хакында тырыш, уңган дип сөйли иде, - диде Фатыйма апа.

Алар инде лаеклы ялда. Зәкәрия абый үзе дә солдат шулпасын эчкән кеше. Башта мәктәптә хезмәт дәресе укыткан, аннан нефтьче булып киткән. Әтисен карточкадан гына күреп белсә дә, аңа карата күңелендә бары тик җылы, хөрмәт, горурлык хисләре. Без Елховойга барганда барлык балалары җыелган иде. Тәүфыйклы, матур, үрнәк гаилә. Әбиләреннән генә ишетеп белгән бабайлары турында шулкадәр кадерләп сөйләүләренә сокланмыйча мөмкин түгел.

- Әти янына эзне суытмаячакбыз, 2015 елда да тагын барырга исәпләп торабыз, - диде Зәкәрия абый саубуллашканда.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250