Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

64 яшьлек алман пенсионеры пляжда тапкан сары фосфорны гәрәбә белән бутаган

Нәтиҗәдә пенсионерның тәне пешкән.

Диңгез ярында йөргәндә, ир-ат саргылт таш тапкан һәм аны дулкыннар ярга чыгарып ташлаган гәрәбә кисәге дип уйлаган. Ә чынбарлыкта ул тапкан таш сары фосфор кисәге булган. (Икенче бөтендөнья сугышы вакытында сары фосфорны бомбалар ясаганда файдаланганннар. Вакыт-вакыт аның кисәкләре дулкын белән ярга чыга икән). Ир ташны кесәсенә салган, озак та үтми таш үзеннән үзе яна башлаган. Ярый әле бер балыкчы хәлне күреп, тиз арада ашыгыч ярдәм машинасы чакырган. Хәзерге вакытта таш табылган пляжны полиция тикшерә ди.

Сары фосфор (эшкәртелмәгән ак фосфор) - агулы кристалл матдә. Ул үзеннән үзе янып китәргә мөмкин, әлеге ташны су ярдәмендә сүндерү мөмкин түгел.

http://lenta.ru/news/2014/01/16/amber/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса