Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Рушаниякәй, зәңгәр күзкәй

Исәнмесез, «Әлмәт таңнары» редакциясе хезмәткәрләре!

«Әлмәт таңнары» газетасын элек гел ала идем, бөтен мәгълүматлар белән танышып яши идек. Хәзер укый алмагач алып булмый. Сезгә үтенечем бар. Газетаны үзем укый алмасам да, шушы язманы бастырсагыз иде.

Безнең Яңа Кәшер авылы төзек, зур, матур. Анда уңган, тырыш, мәрхәмәтле кешеләр яши. Мин үзем шушы Яңа Кәшер авылында туып-үстем, хәзер дә шунда гомер кичерәм. Без хәзер өлкән, ялгыз кешеләр. Балалар булса да, алар янда түгел. Безгә һәркөн ярдәм кирәк. Менә Алланың рәхмәте белән бу соцзащита дигән әйбер бик дөрес эшләнгән. Хөкүмәтебезгә дә, социаль яклау хезмәткәрләренә дә рәхмәт. Безнең авылда бик уңган, булган, мәрхәмәтле кызларыбыз эшли. Балаларыбыз югында алар зур ярдәмче. Алар караган өлкәннәрнең йорт тирәләре дә тыштан ук ялт итеп тора. Шул уңганнарның берсе – Рушания кызым турында язып  китәсем килә.

Мин өч малай үстердем. Кызым булмагач, Аллаһы Тагәлә миңа олыгайган көнемдә кыз бирде. Үз кызым кебек, берүк исән-сау, сәламәт булсын. Кыз түгел – ул фәрештә. Аның ай-кояштай балкып килеп керүе, хәл-әхвәл сорашып, төрле киңәшләрен бирүе, кирәк чакта һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торуы бөтен чирләрне, кайгы хәсрәтләрне дә, картлыкны да оныттыра. Яшәргә өмет уята. Мин аңа шушы җырны җырлар идем.

Ай туганда тудың мәллә,

Рушаниякәй, зәңгәр күзкәй,

Ай нуры бар йөзеңдә.

Бигрәк уңган, булган, итагатьле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, олы йорәкле инде балакаем, исән генә булсын. Шуның кадәр бөртекләп, үз эшен җиренә җиткереп башкара. Өйләрне җыештыра, идәннәрне ялт иттереп юа. Бар нәрсәне урыныннан күчереп, асларын юып, кире урнаштыра. Без бит олылар, урыныннан күчсә, әйберне эзләп интегәбез. Бөтен нәрсә кул астында кала, рәхмәт. Иске генә өем дә яңарып киткән кебек була. Шулкадәр олы йорәкле булырга кирәк. Бөтенебезнең дә моң-зарын тыңлый, киңәшләрен бирә, ярдәмен күрсәтә.

Безгә шундый кыз үстергәннәре өчен Нурулла абый белән Энҗе апага рәхмәт инде. Аңа бит бер мин генә түгел. Рушания көненә әллә ничә кешегә хезмәт күрсәтә, ярдәм итә, күңелләрен күтәреп юата. Ул тәрбияләп бакыйлыкка озаткан олылар бик күп. Үз баласыдай безне кайгырта, үз ата-анасыдай безне хөрмәт итә, тәрбияли. Рәхмәт аңа.

Әйткәнемчә, авылыбыз зур, бер башыннан икенче башына җәяү йорергә туры килә.

Өй җыештырырга да, эш арасында ашарга әзерләргә дә җитешә. Эшләре бик күп, Алла ярдәм бирсен. Аның ясаган токмачларын да шул килеш ашап бетерерлек. Шулкадәр уңган, бөтен эшкә кулы йогып тора. Пешергән ризыклары телеңне йотарлык. Тиз генә, юк кына нәрсәдән дә ризык ясап бирә. Ул универсал, күз генә тимәсен. Сәгатьнең батареясын да алмаштырырга, лампочка янса аны да алыштырырга, телефон эшләмәсә, телевизор күрсәтмәсә, су краны эшләмәсә дә балалар кайтканын көтеп утырып булмый. Рушания кызым рәтләп бирә, рәхмәт яугыры. Бер эштән дә куркып тормый.

Йомшак теле, чиста күңеле белән безне дәвалый. Ул килеп киткәч күңелләр күтәрелеп, терелеп киткәндәй буласың, яшисе килеп китә. Шундый яхшы, үрнәк, хөрмәтле әни дә, акыллы, итагатьле хатын да ул. Аны Аллаһы Тәгалә безгә күктән биргәндер. Безне шулай хөрмәтләгән өчен Аллаһы Тәгалә үзен зурласын. Шундый уңган кызлары өчен социаль яклау идарәсе хезмәткәрләренә дә рәхмәт.

Хөрмәтле «Әлмәт таңнары» редакциясе хезмәткәрләре, сез дә минем рәхмәтләремне җиткерсәгез иде. Рушаниянең 4 сентябрьдә туган көне. Мин ихлас күңелдән аны котлап, изге теләкләремне җиткерәм. Айдар белән тигез тормыш итәргә насыйп булсын. Мал-мөлкәтләренең игелеген күреп, балаларының уңышларын, куанычларын гына күреп, сөенеп яшәргә язсын.

Нәсимә Мортазина, 85 яшь

Яңа Кәшер авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса