Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

60 млн сум урлаучыларны яклау өчен Интернетта акча җыя башлаганнар

23 гыйнварда Яшел Үзәндә инкассатор машинасын йөртүчегә атып, 60 млн сум акча белән качкан Игорь Богаченко һәм аның җинаятьтәше Илья Кострубинны хокук сакчылары 6 көн дәвамында эзләде.

Аларның эзенә төшүдә эчке эшләр министрының ярдәме зур булган диләр. 3 ел дәвамында Марий-Эл республикасында шундый ук ведомствога җитәкчелек иткән Артем Хохорин мари урманнарын "биш бармагы кебек белүен" ассызыклый. Димәк, җинаятьчеләр качу маршруты белән ялгышкан.
Кайбер чыганаклар буенча Игорь Богаченко һәм Илья Кострубин Казан трассасыннан ерак түгел Әйшә торак пунктына кадәр бара, аннан юлларын кәҗә сукмагы белән Нарат авылына кадәр дәвам итә.
Тикшерүчеләр бүген төнлә тоткарланган җинаятьчеләрне сак астына алу хәстәрен күрә. Игорь Богаченкога 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Интернетта исә замана Робин Гудын яклау өчен адвокатка акча җыю игълан иткәннәр. Адвокат Нияз Халитов исә җинаятьчеләрне бөтенләй бушка якларга риза булуын белдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса