Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

6 мең сумлык бала киеме сабыйның күпме йоклаган булуын һәм тән температурасын да күрсәтәчәкләр

Халыкара көндәлек электроникалар күргәзмәсендә бостонлылар тарафыннан Mimo системасы да тәкъдим ителде.

Бу - яшь һәм эш белән артык мәшгуль булган ата-аналар өчен махсус балалар киеме. Балага махсус Mimo Kimono киеме кидерелә. Аларга исә кечкенә ташбака рәвешендә датчик урнаштырылган. Бала йоклый, ә менә датчик аның тән температурасы, сулавы, хәрәкәтләнүе турындагы бар мәгълүматны графиклар рәвешендә махсус Android или IOS кушымталары аркылы әти-әнисенең смартфонына җибәрә. Ташбака-датчик балага уйнаган вакытта комачаулаган очракта аны бала киеменнән салдырып торырга мөмкин.

Әгәр кушымтаны Timeline режимында кабызсаң, соңгы 24 сәгать дәвамында баланың күпме йоклавы, тән температурасы, ашавы турында мәгълүматны белергә мөмкин. Әлеге системаны радионяня рәвешендә дә кулланырга мөмкин. Моның өчен бала бүлмәсендәге барлык тавышларны тыңлау режимын кабызырга кирәк булачак, дип яза vesti.ru.

«Акыллы» кием 2014 елның февралендә сатуга чыгачак. Аларның Mimo Kimono комплекты 199,99 долларны тәшкил итәчәк. 6 мең сум чамасы дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250