Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Тагын башлана уку еллары, башлана тагын...

Әле генә каникулларга таралышкан балалар янәдән мәктәпкә җыена башлады. Дөресрәге, әти-әниләре әзерләнә.

Элегрәк без беренче сентябрьне көтеп арып бетә идек. Анда безгә рәхәт иде. Безне яраталар, без дә аларга эчкерсез бер самими ярату белән җавап бирә идек. Әти-әниләр, җәмгыять безне укытучыларны хөрмәт итәргә өйрәттеләр. «Апаңа бәйрәмгә открытка яздыңмы?» – дип, әни миңа  – армиядәге 20 яшьлек малаена искәртә иде. Без мәктәпне дә, укытучыларны да ярата идек. Чөнки ул чор мәктәбе безне укыта һәм тәрбияли иде.

Ә хәзер ни икенчегә, ни башка сыйныфка укырга барасым килә дигән бер генә баланы да ишеткәнем юк. Әйе, нишләптер балаларның бик мәктәпкә барасылары килеп тормый. Укырга дип әйтмим, мәктәпкә. Димәк, никтер бүген мәктәптә балаларга кызык түгел. Димәк, җылылык юк. Укытучылар берүк үзләрен гаепли дип уйламасын. Мин мәктәп тормышын бик яхшы беләм. Чөнки бүгенге көндә, ни генә димәсеннәр, мәктәп башка эш белән мәшгуль. Ул бүген бик күп эш башкара, әллә нинди хезмәтләр үти, әллә нинди журналлар тутыра, отчетлар бирә. Аның балага белем һәм тәрбия бирергә вакыты да калмый. Дөресен генә әйткәндә, бүгенге ата-ана укытучыдан тәрбияләттереп тә тормый үзенең «алтын бөртеген». Тик...

Драматург Хәй Вахитның бер герое «Бар дәрес бирүче, бар белем бирүче» ди. Шуның кебегрәк. Ничә ел инде «ЕГЭ» кирәкми дип чаң сугалар, тик «йөк»нең урыныннан кузгалганы юк. Мәктәп баласында, укытучыларда тәҗрибә үткәргән кебек. Берәр нәрсә булса, әти-әнисе орышса, хәзер «Бала хокукларын яклау»чылар көтүләре белән ябырыла. Ә ЕГЭ вакытында чак анадан тума чишендереп карамыйлар. Тик никтер ул вакытта мәктәп баласының хокукы берәүне дә кызыксындырмый. Имеш, шпаргалка эзлиләр. Эх... «Сез тиешле кешеләрне, тиешле җирдән эзләгез» диясе килә. Әйтерсең, дәүләт серен саталар да, миллионнар урлыйлар. Укытучыларның бит гомере тиешле шакмакка «да» белән «нет» куярга өйрәтеп уза. Белем бирү түгел уйда, ничек тә булса «грамоталы попугай» кебек тиешле шакмакка куйсын, һәм мәктәп рейтингта алда барсын. Сүз дә юк, белемле, аңлы балалар аз түгел. Сүзем аларны пычрату түгел. Әйтәсе килгән фикерем, бер ЕГЭ баллы гына баланың мөмкинлеген тулысынча ача дигән сүз түгел. Кем әйткәндәй, ЕГЭ баллы һава торышын яхшыртмас, ләкин аны бозарга мөмкин.

Бүгенге мәктәпнең чын торышын «Уральские пельмени» тамашасы бик дөрес яктырта. Гомумән, бүгенге көндә шул «пилмәннәрдән» дә дөрес сөйләүче тапшыру юктыр. Ул нәрсә ди, «мәктәп шторы алырга акча җыя, тегенди дәфтәргә, мондый китапка. Акча җыю белән шөгыльләнә» ди. Дөрес бит. Аннан, әйдә, балагызга репетитор кирәк, болай гына ЕГЭ бирә алмый дип тотыналар. Бирә алмый дигәч, бирә алмый инде. Ә безнең заманда, киресенчә, укучыга мәктәп, «син булдырасың, азрак тырышырга гына кирәк» дип дәртләндереп, канат куеп, үсендереп җибәрә иде. Корабны ничек дип атасаң, шулай йөзә диләр бит. Монда балага бүген шундый юнәлеш, «бирә алмыйсың», и вәссәлам...

Кызык бит, син мәктәптә укыйсың, имтиханга репетитор әзерли. Ә сине укыта торган укытучы – башка мәктәп укучысына репетитор. Үз мәктәбеңнең укытучысы сине өстәмә әзерли алмый. Бүген бөтен кеше акча эшләгәндә ул укытучы бушка өстәмә шөгыльләнеп ятмый, ә үз укучыңнан акча сорау яхшы түгел. Чит кешедән исә сорау җиңелрәк. Бүген, акча өчен үләргә барганда, нишләп әле укытучы бушка дәрес биреп, хәреф бете чүпләп ятсын.

Укытучылар бик кирәк. Менә хәзер алда сайлаулар җитә.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса