Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Баланы мәктәпкә җыябыз: ата-аналар өчен киңәшләр

Яңа уку елы да тау артында качып утырмый, ә тауга менеп «тиздән килеп җитәм» дип кул болгый. Август ата-аналар өчен борчулы, тынгысыз һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч чор булып тора.

Баланы артык чыгымнар сарыф итмичә һәм стрессыз мәктәпкә җыярга ярдәм итә торган файдалы киңәшләр белән уртаклашабыз. Алар әзерлек процессын җиңеләйтер дип ышанып калабыз.

Дөрес әзерлек: нәрсәдән башларга?

Беренче эш итеп кирәк-яракларның исемлеген төзергә кирәк. Бу сезгә мөһим әйберләрне онытмаска һәм артыгын сатып алмаска мөмкинлек бирәчәк. Әлеге исемлекне берничә категориягә бүләргә киңәш итәбез: кием-салым, аяк киеме, канцелярия, дәреслекләр һәм башка вак-төякләр.

Кием һәм аяк киеме

Мәктәп өчен балага берничә кием комплекты кирәк булачак. Гардеробның төп элементы – форма. Әгәр дә мәктәбегез катгый дресс-код таләп итми икән, балагызга ошаган, уңайлы кием сайлагыз. Тукыманың сыйфатлы һәм натураль булуы мөһим. Физкультура белән шөгыльләнү өчен спорт формасы турында да онытмагыз.

Аяк киеме дә уңайлы булырга һәм сезонга туры килергә тиеш. Кроссовкалар, көндәлек киеп йөрү өчен туфлиләр һәм алмаш аяк киеме – болар укучыга кирәк булачак минималь җыелма. Шуны да истә тотарга кирәк, хәзер мәктәпләрдә аяк киеменең табан асты ак төстә булуына игътибар бирәләр.

Канцтоварлар

Канцелярия сайлауга килгәндә, бераз экономияләргә була. Аның өйдәге запасларын тикшереп чыгыгыз. Хәзер канцтоварларның ниндие генә юк, бизәлешләре дә күбрәк уенчыкны хәтерләтә, ә бу уку процессына комачаулый ала. Шуңа күрә гадирәкләрен сайласагыз, күпкә яхшырак.

Дәреслекләр һәм эш дәфтәрләре

Дәреслекләр һәм эш дәфтәрләре еш кына мәктәптә бирелә, әмма кайвакыт аларны мөстәкыйль сатып алырга туры килә. Моны алдан ук ачыклагыз. Уку материаллары һәрвакыт тәртиптә булсын дисәгез, дәфтәрләр өчен папка турында онытмагыз.

Мәктәп букчасын ничек сайларга?

Букча сайлау – мәктәпкә әзерлекнең иң мөһим этапларыннан берсе. Ул матур гына түгел, уңайлы да булырга тиеш, ә иң мөһиме – бала сәламәтлегенә зыян китермәскә. Эргономик төрләрен сайлагыз. Алар аркага йөкләнешне дөрес бүләргә һәм умыртка сөяге белән проблемаларны булдырмаска ярдәм итәчәк.

Букча сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә:

1. Үлчәме һәм авырлыгы. Ул артык зур һәм авыр булырга тиеш түгел. Буш букчаның оптималь авырлыгы – 1 килограммга кадәр.

2. Материал. Нык һәм су үткәрми торган материалдан булган букчага өстенлек бирегез.

3. Бүлекләр һәм кесәләр. Бүлекләр күбрәк булган саен, букча эчендә тәртип сакланачак.

4. Көйләнә торган лямкалар. Җилкәләргә басым ясамас өчен, лямкалар киң һәм йомшак булырга тиеш. Моннан тыш алар букчаны бала буена карап көйләргә мөмкинлек бирә.

Истә тотыгыз: һәр бала да уникаль, һәм берсенә туры килгән әйбер икенчесенә туры килмәскә мөмкин. Мәктәп кирәк-яраклары һәм киемнәр сайлаганда балагызның фикеренә колак салыгыз. Бу аңа мәктәптә үзен уңайлырак хис итәргә ярдәм итәчәк.

Мәктәпкә әзерлек – ул чыгымнар һәм мәшәкатьләр генә түгел, ә балагызга игътибар һәм кайгырту күрсәтү мөмкинлеге дә.

Резедә Шәмсуллина 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса