Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Сабан туе нигә безнең туй түгел

Районнарда, авылларда көтеп алган Сабан туйлары да узып китте.

Әйе, әлеге милли бәйрәм чыннан да күпләр өчен көтеп алынган. Мине бу бик шатландырды. 

Халык аны Сабан туе буларак көтә икән. Чөнки бездә бит инде Рәиснең Сабан туйларын үткәрү көннәре күрсәтелгән Указы бар. Быел, ул узган елларда да булгалады, әлеге графикка табигать шартлары үзгәрешләр кертте. Кайбер авылларда Сабан туе күрсәтелгән графиктан читкә чыкты. Берәүләр аны 12 се - Россия көнендә үткәрде, икенчеләре узган шимбәдә. Тик, имеш, Рәсәй бәйрәме Рәсәй бәйрәме булып калырга, асылын югалтмаска тиеш.

Шул сәбәпле, кайбер авылларда Сабан туе Авыл җыены дигән исем белән үтте. Ярар инде, хикмәт исемдәмени дип уйлаган идем. Эчендә бит инде шул ук заманча «венегрит». Алай түгел икән. «Нинди авыл җыены булсын. Гел җыелыш кебек ишетелә. Сабан туе Сабан туе булырга тиештер инде. Өстәгеләр билгеләгән көнне үтми калган өчен генә исем алыштырырга кирәкмидер. Туган көнне көнендә үткәрмичә, башка көнне үткәрсәң дә туган көн булып кала бит, исемен үзгәртмиләр», дип канәгатьсезлек белдерде бер танышым. Әйе, уйланырлык җирлек бар. 

Соңгы елларда Сабан туйлары башта район үзәкләрендә, аннан авылларда үткәрелә башлады. Ә бит район Сабан туйларына авыл батырлары көч сынашырга бара. Тәртибе шулай. Аңа «яңарыш җилләре» кертергә кирәк түгелдер. Сабан туеның асылы, мәгънәсе шунда бит.

Имеш, республика Рәисенең указы бар. И җаныкайларым, рәис кушкан бөтен указ-күрсәтмәне төгәл үтәсәгез, без әллә кайчан җир җәннәтендә яшәр идек. Уникесе яки унбише көнне үткәргәнен дә Сабан туе дисәк, рәис килеп ник Сабан туе дип үткәрдегез дип ачуланмас иде. Аның җитдирәк эшләре дә җитәрлек. Урыста, Аллаһка табынам дип башын тишү турында мәкаль бар. Шуның кебегрәк була инде бездә.

Инде Сабан туеның «эченә» күз салыйк. Нигездә, авыл җирлекләрендә үтүче Сабан туйлары милли йөзне, милли телне, нәкъ менә Сабан туеныкы булган уеннарны сакларга тырышалар. Ул уеннар чама, тәртип саклап уйнала. Алар гади дә, мәгънәле дә, үтемле-тәрбияле дә, күңелле дә. Авыл кешесенең көченнән, хәленнән, мөмкинлегеннән килә торган. Ә хәзер артык кыланып, заманчалаштырмыйбызмы?! Актаныштагы кебек атларга цемент төяп чабарга кирәкми инде. Ат дигәч тә... Сүз дә юк, ат никадәр яхшы эшләсә дә, район башлыгы итеп түгел, бригадир итеп тә куймыйлар. Ләкин татарга Сабан туенда атны бу кадәр мыскыл итү матур түгел.

Сабан туеның элек-электән килгән ат чабышы, капчык белән сугышу, күз бәйләп чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, аркан тартыш, кашыкка йомырка куеп йөгерү, кашык белән су ташу, колгага менү, көянтә-чиләк белән су ташу һ.б. уеннары бар. Болар барысы да авыл кешесенең, җир-хезмәт кешесенең көч-куәтен сыный торган, булганлыгын күрсәтә торган уен-ярышлар.

Сабан туенда булучылар безнең шәһәр Сабан туенда әлеге төр уеннарны нишләптер күрмәгәннәр. Милли уеннар бары тик балалар мәйданчыкларында гына булды диделәр. 

Сабантуйларда рәсем ясау белән мавыгу да артыкка китмәдеме икән? Мастер-класс дигән әйбер матур яңалык булса да, аның да чамасын белү кирәктер. Бәлки борынгы хезмәт кораллары белән эшләнә торган, тормыш-көнкүрештә татар кәсеп-һөнәрен чагылдырган, кашык, чүлмәк ясау кебек мастер-класслар кирәктер. Ислам дине тоткан татарда Сабан туй мәйданында рәсем ясап утыру миллилектән читкә тайпылыш кебек. Бер акыллысы әйткәнчә, бер халык та үз милли бәйрәмен бу кадәр таратып, тузгытып бетермидер. Безнең инде болай да нинди генә Сабан туйларыбыз юк.

Бер карасаң, бу Сабан туе шул балалар бәйрәменә әйләнеп бетеп бара бугай. Авыл җирлекләренең күбесендә сөлге-яулык җыярга балаларны чыгаралар, уеннар нигездә шулар өчен. Мин сөйләшкән һәркем Сабан туеның балалар кулына калып баруын, алар өчен генә булуын ассызыклады. Болай да без аларны артык иркәләп, көйләп бозып бетермибезме икән?

Авыл җирлекләрендә дистә генә түгел, икешәр, өчәр дистә ел Сабан туйларына сценарийлар язып, чын милли асылын аңлап үткәргән тәҗрибәле оештыручылар бар. Мисалга Сөләй мәктәбе директоры Гүзәлия Җәләеваны әйтергә мөмкин. Әгәр дә Сабан туена әзерлекне кыштан башлап, авыл җирлекләре оештыручыларын (шәһәр мәдәният хезмәткәрләренә бигрәк тә), мәдәният хезмәткәрләрен җыеп курслар оештырылса, бәйрәм бәлки башка төс алыр. Менә кайда кирәк ул мастер-класс! Безнең халык юкка гына арбаны кыштан, чананы җәйдән әзерләргә кушмаган.

- Егерме биш ел инде авылдагы Сабан туйларын алып барам. Өч йөз битлек Сабантуй эшкәртмәләрем бар. Бер елны хәтта Азнакайдан сорап килгәннәр иде. Кызганыч, менә ничә еллар инде Сабантуй атлары турындагы шигырьләрне сөйләмим. Чөнки ярыштырырга атлар юк. Авылларда әле татарлыгыбызны сакларга тырышабыз. Шәһәрдән кунакка кайткан балалардан да татарча сөйләүләрен сорыйбыз. Авылда сөлге җыйганда да гармун тартучы яшь егетләр юк. Кулга магнитофон тотып йөриләр. Ә менә шәһәрдә инде гел урыс телендә. Татарча сөйләшү, аралашу булмагач, Сабан туен милли бәйрәм дип тә әйтергә кыен. Бәлки җыелып бер-беребезнең тәҗрибә белән уртаклашырга кирәктер, - ди Гүзәлия ханым.

Чыннан да, бәлки авыллардагы гармунчыларны Сабан туйлары чорында берәрләп авылларга бүлеп чыгарга, фольклор ансамбльләрен кушарга, яшь ирләр, яшь егетләр белән сөйләшергә. Үз заманында «Елховнефть» идарәсенең ярдәмче хуҗалыгы булган Кичүчат авылында яшь белгечләр – ир-егетләр гөр килеп сөлге-яулык җыялар, уеннар оештыралар иде. Ә хәзер? Сабан туена сөлге җыярга хатын-кызлар да балалар, уен оештырырга хатын-кызлар... Солдатларга саклагыч челтәрләрне алар үрә, токмач кисә, ыштан тегә... Гел хатын-кызлар кулына калып барабыз бугай.

Ә Сабан туен ничек тә безнең, милли Сабантуй итәргә кирәк!
 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса